Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Альбина Шаһиморатова Чикагодан Казанны сагынуын әйтте

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында дөньякүләм танылган опера җырчысы Альбина Шаһиморатова концерты булачак.

7 мартта Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында дөньякүләм танылган опера җырчысы Альбина Шаһиморатова концерты булачак. Әлеге уңайдан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Альбина Шаһиморатова белән элемтәгә чыкты.

“Хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан оештырылачак концертка әзерлек тулы көчкә бара, - диде Альбина Шаһиморатова. - Казан минем иҗатымда аерым урын алып тора. Нинди генә дөнья сәхнәләрендә чыгыш ясасам да, Казан сәхнәсен сагынам. “Вечер Бельканто”, дип аталган проектыбыз 7 март көнне С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узачак. Дирижер Александр Сладковсий җитәкчелегендәге Татарстан республикасы дәүләт симфоник оркестры белән берлектә оештырылган безнең икенче зур концертыбыз бу. Моннан биш ел элек беренчесе узган иде".

Бу көннәрдә Альбина Шаһиморатова Чикаго Лирик опера сәхнәсендә чыгыш ясый. Ул В.Беллининың “Пуритане” әсәрендә Эльвира партиясен башкара. Спектакль зур уңыш белән бара. Татар кызын Америкада да  кайнар алкышларга күмәләр. Эш графигының тыгыз булуына да карамастан, Альбина “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Казанда булачак концерты турында сөйләде.

“Татарстан республикасы дәүләт симфоник оркестры белән узачак концертка әсәрләрне күптән сайлап куйдым. Анда дөнья классиклары яңгыраячак. Программа бәйрәм рухында узачак. Татарстан тамашачысына бәйрәм бүләк итәсем килә. Киләчәктә татар классиклары һәм халык җырларыннан торган программа әзерләү теләгем дә көчле. Мине зур сәхнәгә нәкъ менә халык әсәрләре чыгарды, мин аларны һәрдаим чит ил сәхнәләрендә дә башкарам. Татар моңнарын күңеленә сеңдергән дирижер һәм оркестр табып теләгемне тормышка ашырырга җыенам”.

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X