Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Алсу-Азат Фазлыевлар ферма ачарга җыена (ВИДЕО)

Күптән түгел эстраданың парлы күгәрченнәре Алсу-Азат Фазлыевларның Казанда сольный концерты узды. Алсу белән Азат тулы зал тамашачыга “яшәрү сеансы” уздырды. Концертның төп идеясе шундый иде. Фазлыевлар үз тамашачысын “Яшәрәсегез килсә, концертка килегез” дип чакырды.

Концерттан соң Азат белән Алсуны шәхси ферма ачарга җыена, дип сөйлиләр. Ә эш шунда: тамаша вакытында җырлы гаиләгә ике кечкенә бәбкә бүләк иткәннәр! Бу мизгелләрне чагылдырган видео интернетта пәйда булды, дип яза tmtv-online.

 

Хәзер Фазлыевларга бәбкәләрне кая куюларын сорап бик күп хатлар килә. Сезне дә бу сорау борчый икән, җавап бирәбез: бәбкәләр хәзер Алсуның әти-әнисе янында, авылда яши. Шуңа карамастан, Фазлыевлар бәбкәләрнең хәлен һәрвакыт белеп тора.

Фото: скриншот с инстаграма

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X