Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Алсуга Башкортстанның халык артисты исемен бирделәр

Радий Хәбиров «Евразиянең йөрәге» Халыкара сәнгать фестивалендә катнашучы өч кешене бүләкләү турындагы указны имзалады.

Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров  «Пицца» төркеменнән Сергей Приказчиковны, «Аргымак» төркеме солисты Ринат Рамазановны һәм Алсуны бүләкләү турындагы указ имзалады. Сергей Приказчиков, Ринат Рамазанов «Башкортстан Республикасының атказанган артисты», Алсу «Башкортостан Республикасының халык артисты» булды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

«Евразиянең йөрәге» Халыкара сәнгать фестиваленең өченче көнендә Башкортостан Республикасының 100 еллыгына багышланган «Алға, Башкортстан! Алга, Башкортостан!» концерты булды.  

Концертта «Уфа» футбол клубы, Юрий Шевчук, Александр Карелин, Эрнст Мулдашев, Илдар Абдразаков, Римма Баталова, Владимир Спиваковтан видеокотлаулар яңгырады.

Фестиваль сәхнәсендә Элвин Грей/Радик Юльякшин чыгыш ясады.

Бәйрәм кичәсенең төп кунагы - Россия эстрадасы йолдызы Алсу булды, диелгән бу хәбәрдә.

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X