Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Анастасия Заворотнюкка теләктәшлек йөзеннән Нелли Уварова чәчен пеләшкә кырдырган

«Не родись красивой», «Атлантида» фильмнары аша танылган актриса Нелли Уварова Анастасия Заворотнюкка һәм аның кызына теләктәшлек йөзеннән чәчен пеләшкә алдырган.

Анастасия яман шеш белән көрәшеп ятканда, аның танышлары актив рәвештә интервьлар бирүенә, теләсә нинди гайбәтләр таратуына йөрәге әрнеп, ул шундый адымга барырга булган. Уварова Заворотнюкның туганнарына төрле гайбәт сүзләргә игътибар итмәскә куша. Ул шулай ук дустына тизрәк терелүен дә теләгән.

Уварованың язылучылары аның бу адымын хуплаган. «Нелли, син космик кеше!», «Нелли, сезгә әлеге кыю образ килешә!» дип комментарийлар калдырганнар.

 

Фото: скриншот инстаграм

tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев