Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Җанатарлар фестивалендә Ә.Авзалова истәлегенә концертта Зөлфия Авзалова да җырлаячак

11 июльдә булачак концертта Венера Ганиева, яшь җырчылар җырлаячак, шулай ук Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия дә әнисенең җырларын башкарачак.

Казанда җанатарлар фестивалендә мәшһүр җырчы Әлфия Авзалова истәлегенә концертта кызы Зөлфия дә чыгыш ясаячагы билгеле булды. Бу хакта бүген чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә - IT-паркта җанатарлар фестивалендә узачак алты көнлек музыкаль фестивальләрнең продюсеры, программа директоры Инна Городецкая хәбәр итте.

"Без бу фестивальдә аның истәлегенә проект булдыру кирәк дип уйладык, чөнки Әлфия Авзалова үзе мәдәниара аралашуда бик ачык иде. Ул татар, инглиз, үзбәк, итальян телләрендә дә җырлар башкара иде, ул шуның кадәр югары культуралы кеше иде, - дип белдерде Городецкая. Ул 11 июльдә булачак концертта Венера Ганиева, яшь җырчылар катнашачагын, шулай ук Зөлфия Авзалованың да әнисенең җырларын башкарачагын әйтте.

Генераль продюсер Валерий Коротков әйтүенчә, Америка татарлары чыгыш ясарга тиеш булса да, бу юлы проектта алар катнашмаячак. "Бу - виза кыенлыклары белән дә бәйле", - ди ул. Ул бу проектның дәвамлы булуын, гала-концерты "Пирамида" сараенда октябрьдә узачагын әйтте. "Менә анда инде Америкадан диаспорадан да кунаклар киләчәк. Анда гала-концертта киңәйтелгән программа булачак, бу юлы презентация рәвешендә генә", - дип белдерде.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев