Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Айдар Галимов күршеләрендә янгын чыгарган

“ТМТВ” телеканалында чыгып килүче “Сер булып калсын” тапшыруында җырчы Айдар Галимов журналист Зоя Солошина сорауларына җавап биргәндә тормышында бүгенге көндә дә бик оялган бер вакыйга турында сөйләгән.

Балачакта җәйге эсседә Айдар Галимов күрше малае белән аларның абзарларына кереп, шырпы сызган. Каралты-кура көлгә әйләнгән. 6-7 яшьлек ике баланы хәтта район үзәгенә допроска алып барганнар. Аннары “Кызың таң” газетасына Галимов Айдар белән Тимербулатов Рәдиф ут белән уйнап, янгын чыгардылар дип язып чыкканнар.

"Дан китте. Ә иң кыены әнинең “И, улым, шулкадәр йөземә кызыллык китердең бит” дип әйтүе булды. Гомер буе әнидән шул сүзне янә ишетмәс өчен тырышып яшәдем", дип искә ала популяр җырчы.

Фото: скриншот

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев