Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Айгөл Бариева: “Машиналар, фатирлар, байлык кемгә кирәк ул?!”

– Сәяхәт итәргә, чит илләрдә булырга яратуыгызны беләбез. Ничә илне күрергә насыйп булды?

– Чыннан да сәяхәт итәргә яратабыз. Бу яктан ирем белән кызыксынуларыбыз бик охшаш. 22 илдә булдык. Кайбер илләргә берничә тапкыр барырга насыйп булды. Һәрбер сәяхәт кешене яхшы якка үзгәртә һәм үстерә.

Элек чит илдә генә пенсия яшендәге апа-абыйлар сәяхәт кылып йөри иде. Хәзер безнең апа-абыйлар да сәяхәт итә башлады. Бу бик сөендерә. Яшәгән саен бер нәрсәне аңлый башлыйсың: машиналар, фатирлар, байлык кемгә кирәк ул?! Артыгы кирәкми. Хәзер мин ничә машина алмаштырганымны санамыйм. Бары сәяхәтләрне генә искә төшереп утырам. Ничә туным булганын да санап утырмыйм. Ул миңа кирәкми! Чит ил кешеләре байлык артыннан кумый. Утырып йөрергә машина бар икән, ул шуңа канәгать. Алар бар акчасын сәяхәт кылырга тота. Хәзер кешегә сәяхәт кылу гына шатлык китерә ала. Мин моңа күпме инандым!

Фото: инстаграм

http://madanizhomga.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев