Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Айсылу улы белән таныштырды

Кичә, 22 ноябрь, Уллар көне иде.

Социаль челтәрләрдә әлеге матур бәйрәм белән улларын котлаучылар шактый булды. Танылган җырчылар, алып баручылар да котлаулардан читтә калмады. Алып баручы, блогер Айсылу Лерон Инстаграм социаль челтәрендә үзенең Нурихан дигән улы белән таныштырды: «Нурихан исемле улым бар бит минем! Фәридә өчен энекәш, Сәйдә өчен абый ул!»,− дип язган ул. Айсылу Нурихан исеме сирәк булса да, мондый исем кушулары хакында әйтте. Алып баручы шулай ук Нурихан исемен йөртүчеләрнең холкын да аңлатып бирә. Алар кечкенәдән авторитетка ия, ярдәмчел булалар икән. Нурихан ирекне ярата, чикләүләргә түзеп тора алмый. Айсылу Лерон үзе «Ярый, шулай булсын! Акыллы, батыр булып үссен улларыбыз», − дигән теләктә кала.

Фото: скриншот инстаграм

http://sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев