Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Айваз Садыйров: "Өйләнгәч, сөйләнүсез булмый икән"

«Татар радиосы» баш мөхәррире Айваз Садыйровның өйләнүе турында язган идек. "Матбугат.ру" алдан хәбәр иткәнчә, туй 13 октябрьдә Казанның "Туган авылым" комплексында узды. Ә никахны 29 сентябрь көнне Арчада укыттылар.

Инде менә Айваз "камыт кигәннең" беренче көннәреннән алган хис-тойгылары белән уртаклаша.

Кәләш Алинә исемле. линә нинди өлкәдә хезмәт куя дигән сорауга “Әлегә аның төп эше минем хатын булу” диде ди-джей. Яшьләр ел ярым очрашып йөргәннәр. “10 ел элек бер озатып куйган булганмын. Анысын үзе әйтте. Так что башыннан алып хәзергә кадәр 11,5 ел очраштык дияргә була. 10 еллык пауза белән”, – дип сөйләгән иде Айваз шаярып.

 

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев