Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Азат Фазлыев: "Әни үлгән авыр вакытны да теләсә нәрсә язучылар булды - пиар, имеш"

    Азат Фазлыев белән күрештек. Күз карашлары буш булмаган, әйткән сүзләрендә мәгънә яткан әңгәмәдәшләрне кайсыбыз гына үз итми икән?! Синең белән сөйләшергә дип килүчеләрнең төрлеләре була: кемдер нинди сораулар бирер микән дип курка, кемдер менә монысын сөйләмим, тегесен сорама дип кисәтә, ә кемдер гади генә: “Әйдә чәй алыйк та, әңгәмәбезне башлыйк”, - дип сиңа ышана. Азат әңгәмәдәшләрнең соңгысына охшаган.

    “Алсу белән безне җыр кавыштырды”

    Азат, бер сөйләшүебездә син миңа сакчы, таксист булып эшләгәнем бар, дигән идең. Димәк, җырчы булып танылу тиз арада килмәде?

    - Әлбәттә, тик арала танылып китмәдем. Җырлауга килгәндә, балачактан бирле җырлыйм. Шул биш яшьләрдә “Айкала суларыбыз, чайкала суларыбыз”, - дип җырлый идем. Бәйгеләрдә катнаша башлагач, сәләт бар икәнен аңлап алдык. Үзеннән-үзе китте инде аннан соң. Ә җырчы булып танылу безгә (Алсу Фазлыева – Азатның хатыны һәм җырчы) тиз килмәде. Безнең әкрен генә менеп, әкрен генә үз урыныбызны тотасыбыз килә.

    Әти-әниең җырчы булырга теләвеңә ничек карадылар?

    - Башта алар бер дә каршы булмадылар, ләкин җырчы булгач: “Нишләп әлеге юлны сайладың икән, улым?” – диләр иде. Алар янына өйгә сирәк кайта башлагач, әлеге сораулары барлыкка килде.

    Гастрольләр күп булу сәбәпле өйгә кайтмыйсыңмы?

    - Әйе, үзебезнең өйдә дә “квартирант” кебек кенә. Кунарга гына кайтабыз да тагын чыгып китәбез.

    Хатының Алсу турында да сөйләшеп алыйкчы.

    - Нәрсә дип әйтим микән?! Без өйләнешкәндә, безгә егерме яшь иде. Икебез дә музыка укытучысына укый идек. Бүген ике малай үстерәбез.

    20 яшь өйләнешү өчен иртә түгелме?

    - Вакыты килеп җиткән булгандыр. Әти-әниләр дә каршы булмады. Күпләр балага узган дип уйлыйдыр, андый әйберләр булмады. Менә син әйтеп үттең бит: “Сакчы, таксист булып эшләдең”, - дип. Өйләнеп, гаилә башлыгы булгач, өйгә акча алып кайтырга кирәк икәнен аңлый идем. Соңыннан аппаратура алып, “диджей” булып эшләдем. Алсу белән икәүләп фотограф булып та эшләдек.

    Бүген яшьләр өйләнешергә бик ашыкмыйлар кебек, килешәсеңме?

    - Белмим, үзем өчен генә җавап бирә алам. “Иртә өйләнгәнсең, үкенәсеңдер инде”, - диләр. Юк, бер дә үкенмим. Аллаһка шөкер, миңа бүген 31 яшь, ике улым бар. Олы улыбызга ун тулды. Ә кемнәрдер әле утызда өйләнмәгән дә.

    Алсу тәкъдимеңә тиз арада ризалыгын белдердеме?

    - Юк, Алсу артыннан шактый йөрдем мин. Үзем дә оялчанрак идем. Безнең араларыбызның якынлашуы җыр аша булды. Шулай насыйп иткән, күрәсең. Берсендә ишетәм - берәү фортепианода ниндидер бер җыр уйный. Кердем дә Алсудан җырны сорадым. “Сатмыйм”, - диде. Барыбер сатасың, дидем. Кышкы каникул вакытында иртән Алсуга шалтыратып: “Сатасыңмы?” – дип сорадым. Ул йокы аралаш: “Сатам”, - диде. Әлеге җыр безне кавыштырды да. Җыр “Авыр чакта” дип атала. Ул минем репертуарымда бар.

    Алсу “Саф хисләр” төркеменең солисты иде. Сез укыган 2006-2008 елларда әлеге төркем популяр иде.

    - Әйе, машиналарда аларның җырларын тыңлый идек. Авылга кайтканда: “Мин “Саф хисләр” төркеменең солисты Алсу белән бергә укыйм”, - дип мактана идем. Ә бүген ул минем хатыным, балаларымның әнисе.

    Алсуның егетләре күп идеме?

    - Минем белән йөргәндә егетләре юк иде, калганнарын белмим. Популяр җырчы булгач, артыннан йөрүчеләр дә булгандыр. Ләкин мин көнләшә алырлык дәрәҗәдә түгел иде. Без тыныч кына сигез ай йөрдек тә өйләнештек.

    Яшьләрнең никахсыз яшәүләренә ничек карыйсың?

    - Хәзер бит “торып карыйк әле” дип аталган күренеш бар. Монысы белән тора да, соңыннан башкасы янына китә. Алай бит җиңел! Шулай да үзләре беләләрдер. Шуны гына әйтә алам: хәзер күп парлар бала алып кайта алмый. Бу күренеш нәрсә белән бәйле микән? Бала булмагач, аерылышалар. Ә гаиләнең бөтен ныклыгы һәм бәхете балада.

    “Әллә татарча сөйләшүдән оялалар, әллә нәрсә?!”

    Балаларыгыз татарча сөйләшәме?

    - Безнең өйдә закон: бары тик татарча гына сөйләшергә. Олы улыбыз татар сыйныфында укый, кечесе балалар бакчасында татар төркеменә йөри.

    Татар теле язмышы турында нәрсә әйтә аласың?

    - Татар телен киметәләр, татар теле бетә дип хөкүмәтне сүгәләр. Татар телен гаиләдә кулланырга кирәк. Авылда туып-үскән бала русча сөйләшә. Һәм бу күренеш дәүләт татар теленә карата яңа закон кабул иткәнче бар иде инде. Әллә татарча сөйләшүдән оялалар, әллә нәрсә?! Авыл баласы бит син, нишләп русча сөйләшәсең?! Имеш, мода, имеш текә...90 нчы елларда автобуста татарча сөйләшмәгәннәр, курыкканнар. Соң хәзер 90 нчы еллар түгел бит инде. Куркасы булмаса да, сөйләшмиләр. Рус телен дә белергә кирәк. Мин дә ипи-тозлык беләм, ләкин татар телен онытырга ярамый. Аның, кемдер әйтмешли, бетеп баруында без бары тик үзебезне генә гаепли алабыз.

    Белүемчә, сез Алсу белән өйләнешкәч, тулай торакта яшәдегез. Димәк, акча юк иде?

    - Әйе, тулай торакта яшәдек. Икебез дә студент идек, акча күп түгел иде. Өйләнешергә теләвебезне әти-әниләр дә, белгәч, шаккатканнардыр. Соңыннан олы улыбыз тугач, өч бүлмәле фатирда бүлмә “снимать” итеп яшәдек.

    Калган ике бүлмәдә яшәүче кешеләр белән бүген аралашасызмы? Сез бит бүген популяр җырчылар...

    - Популяр булгач, аралашмаска дигән сүзмени?! Бер-беребезне беләбез. Ә популяр булуыбызга мин әле ышанып бетә алмыйм. Салават абыйларның, Рөстәм Закировларның чыгышларын телевизордан караганда, үземнең дә аларның урынында басып торыр көннәрем булыр дип уйламаган идем.

    Бер җыр белән танылып, гел шушы бер җырны башкарырга ярыймы?

    - Алай булмый дип уйлыйм. Популяр булыр өчен, гел яңалык кертеп торырга кирәк. Гомумән, исем булдырдың да бетте түгел. Ул исем өстендә гел эшләп тору сорала. Әгәр дә телевизордан яисә радиодан җырларың яңгырамаса, тамашачы сине оныта.

    Бер җыр бәясе күпме ул?

    - Утыз-кырык мең тирәсе. Ротация бу санга керми. Төрле авторның, төрле “аранжировщик”ның үз бәяләре.

    Иҗатның акчага әйләнеп калуы дөресме?

    - Иҗат акча әйләнеп кайтты дип әйтә алмыйм. Бу бары тик дөнья таләпләре генә. Шәхси телевидения, радиолар барлыкка килде. Аларны барлыкка китерүчеләр өчен эшләре бизнес булып санала. Алар үзләренең оешмаларына эшчеләр алдылар, ә аларга хезмәт хакын түләргә кирәк. Алар бит Азат белән Алсуны җырлатыйк әле дип суган суырып утыра алмыйлар. Әгәр дә шоу-бизнеста яшисең килә икән, үзең дә акча сарыф итәргә тиешсең. Бушка килгән әйбернең кадере булмый ул.

    Сарыф ителгән акча кире кайтамы?

    - Беренче елларда кайтмады, ләкин бүген, Аллаһка шөкер, әкренләп кайтып бара. Баштарак банкетлар белән генә кайтарганбыздыр. Бүген үзебезнең командабызны булдыра алдык. Хәзер җыр сүзләренә дә башкарак карыйбыз. Әйтик, элегрәк үтеп барган бер апа да безгә: “Җыр сүзләре яздым”, - дип әйтсә, без җырларга әзер идек. Гаепләп әйтүем түгел. Хәзер исә җырны сайлый беләбез.

    Гел популяр булырсыз дип уйлыйсыңмы?

    - Арттан яшьләр, икенче төрле дулкын килә. Безгә илле булгач: “Күгәрченем, гөлкәем”, - дип җырлап булмас. Без үзгәрербездер, башка форматка күчәрбездер. Алсу белән безнең максатыбыз – әкрен генә үз исемебезне тоту.

    Алсу өченче бала алып кайтса, син ялгызың гына җырлыйчаксыңмы?

    - Өченче бала кирәк дип уйлыйм. Бу соравыңа төгәл җавап бирә алмыйм. Ничек булып, кем белгән?! Бәлки икебез дә пауза ясап алырбыз. Алсу минем ялгыз җырлавыма бер дә каршы килми. Икебезнең дә “сольный” җырларыбыз үз тыңлаучыларын таба. 

    Син Алсудан матуррак җырлыйсың, дип әйтүчеләр бармы?

    - Кемдер концертка мине карарга килә, ә кемгәдер Алсуның җырлавы ошый, өченчеләренә бер икебез дә ошыйбыз. Менә шулай тамаша залы җыела да инде (көлә).

    Син, җырлаганда, биисең. Үзеннән-үзең биисеңме яисә биюләрне өйрәнәсеңме?

    - Мин сәхнәдә яшим! Җырлаганда, кайф алам мин. Кайбер кеше: “Нишләп биисең?” – ди. Аякларым үзеннән-үзе бии башлыйлар. Миңа рәхәт!

    “Әрсезлек җитеп бетми”

    Азат, нишләп банкетларда чыгыш ясаганда, акчасын күбрәк сорамыйсыз?

    - Бәяне арттырырга куркабыз микән?! Бәлки бәя куя белмибездер. Әрсезлек җитеп бетмидер, күрәсең.

    Ә шоу-бизнеста әрсезлексез булмыйдыр ул?

    - Әлбәттә, әрсезлек кирәк. “Абау, син ыштаныңны да салып бирергә мөмкинсең”, - дип күпме сүктеләр инде. Дөрестән дә шулай. Күп тапкыр авызымның пешкәне булды, әле һаман да пешә. Син яхшылык кыласың, ә алар сиңа яманлык белән түлиләр.

    Алсу андый түгелдер, аны усал, диләр...

    - Юк, ул да минем кебек. Без икебез дә кешене рәнҗетергә куркабыз. Ә Алсу бары тик таләпчән генә. Гаиләдә бер кеше шундый булырга тиеш. Мин иҗадирак кеше, шуңа күрә хыялларга бирелеп, очынырга мөмкинмен. Менә шул очышта булганда, аяктан тартып төшерүче кирәк. Алсу миңа гел дөресен әйтә. Ул мине кешене янында төзәтми, ә икәүдән-икәү генә калганда ялгышуымны әйтә. Нормаль хатын-кыз үзенең иренең ирлеген бетерергә тиеш түгел. Бик әйтәсең килсә дә, йотып калырга кирәк.

    Яши торгач, мәхәббәт кимиме?

    - Гаилә булгач, төрле хәлләр булырга мөмкин. Талашып та, бәхәсләшеп тә китәсең. Бер дә талашмаган гаиләләр юктыр ул. “Безнең сүзгә килгәнебез юк”, - диючеләргә мин ышанмыйм. Театр уйнап йөргән парларны, гомумән, аңламыйм. Бала тугач, тормышың, гомумән, үзгәрә. Гаиләне саклап калучылар – балалар, шуңа күрә барыбызга да бала бәхетен татырга язсын.

    Ир эштән кайтканда, хатын ашарга пешереп торса, яхшы була. Сез Алсу белән эштән бергә кайтасыз. Бу хакта ни диярсең?

    - Тормыш иткәндә, бер-береңне аңлау кирәк. Бергә кайтабыз бит, ничек пешереп көтсен, ди. Өйдә булганда Алсу гел тәмле әйберләр пешереп тора. Кайвакыт мин нәрсәгәдер күземне йомам, кайвакыт Алсу күрмәмешкә салыша. Бу – тормыш бит, кая барасың?!

    Гаиләләрнең таркалуы акча җитеп бетмәүдән тора. Килешәсеңме?

    - Акча җитми дигәннән, шуны әйтә алам: Татарстаныбыз гөрләп яши, Аллаһка шөкер. Эш, беләсеңме, нәрсәдә: әгәр дә син биш мең хезмәт хакы алсаң, син бер меңлек аяк кием аласың, ун мең эшләсәң, ике меңлек аяк кием аласың, кесәңдә утыз мең булса, аяк киемеңнең бәясе биш меңгә менәчәк. Менә шуның аркасында акча җитми дә!

    Ипотека түлисезме, Азат?

    - Әлбәттә, түлибез, бар да кешечә. Кредитларыбыз да бар.

    Акчаның болай гына килгәне бармы?

    - Юк, мин үз гомеремдә бер тапкыр гына акча эшләп алыйм әле, дидем. Миннән туйга дип алып баручы табарга сорадылар. Алып баручыны таптым, ул 25 мең ала. Туй үткәрүчеләргә 26 мең, дидем. Бер мең керде керүен, ләкин икенче көнне ун меңемне югалттым. Моннан соң үз-үземә сүз бирдем: бүтән каяндыр килгән акчага кул сузмаска.

    Теге “ике хәрефле” компаниядә эшләп, баедыгыз кебек. “Мерседес”та йөрисез.

    - Әйе, эшлибез. Кеше алдау, диләр. Бу фикердә булучыларга гомергә бернәрсә дә ошамый: президентлар да, авыл председательләре дә. Компаниядә башта Алсу эшли башлады. Ул миңа да эшләргә тәкъдим иткәч: “Дәшмә, миңа кирәкми. Биредә эшлим дип, эстрадада да урыныбызны югалтсак, булыр аннан соң”, - дия идем. Алсуның үзенә дә бу өлкәдә эшләргә рөхсәт итми идем. Соңыннан үзем авырып киткәч, Алсу компания продуктлары белән мине дәвалады. Һәм мин үзем дә биредә эшли башладым.

    Күпме акча керә аена?

    - Әйтмим.

    Чама белән, 500 бармы?

    - Юк, керми. Әнине дәвалар өчен акча җыйдык, бурычларыбыз бар.

    Әнине дәвалау, дидең. Калган акчаларны мохтаҗларга бирдегез дип беләм.

    - Әйе, бу инде алдан ук килешеп куелган иде. Акчаларны мохтаҗларга бирдек. Кемдер кыйммәт машина алган, ди. Сөйләсәләр, сөйлиләр инде. Иң мөһиме – безнең күңелебез чиста.

    Әниең китте, Азат. Бик кызганыч...

    - Әйтеп бетереп булмый, авыр. Шушы авыр вакытны да теләсә нәрсә язучылар бар. Пиар булды, имеш. Минем әниемнең авыруы, үлүе минем өчен нинди пиар булсын инде, ә?! Кайбер кеше бигрәк каты бәгырьле. Андыйлар тумыштан бәхетсез. Аларны мин вампир дип атыйм. Әни китте. Әни бутән юк.

    Азатның күзләрендәге ачулык, аяусыз тормыш белән килешмәү күрдем. Әңгәмә барышында, шушы сорауны барыбер бирергә кирәк булачагын белсәм дә, аны калдырдым да калдырдым. Мин бит каты бәгырьле түгел. Кешенең әнисе үлгән, аңлыйсызмы... Азат әйтмешли, әнине бит гомерлек дип уйлыйбыз.

    Әниең үлгән көнне янында булдыңмы?

    - Кайтып җитештем, Аллаһка шөкер. Әни янында апа иде. “Кайтам”, - дигәч тә, апа: “Юк, энем, кайтма, бар да яхшы”, - диде. Нәрсәнедер сизгән кебек мин барыбер кайттым. Минем шундый гадәтем бар: кайтам дим дә, эшләр килеп чыгу сәбәпле, бер-ике сәгатькә соңга калам. Әни ул көнне: “Азат тиз генә кайтмый инде ул. Мин аны көтеп ятарга тиеш мени?” – дигән. Кайткач, әни миңа карап кына утырды, бер сүз дәшмәде. Ике сәгатьтән соң китеп барды. Аңламадым, кабул итәргә теләмәдем.

    Балалар әбиләрен сагыналармы?

    - Әлбәттә, сагыналар. Кечесе әле белми. Хастаханәдә, дибез. Ләкин ул да сизә. “Хастаханәгә барып кайтыйк әле, шалтыратыйк әле”, - ди. Без сүзне икенчегә борабыз. Авылда аш үткәргәч: “Нигә аш үткәрдек? Нишләп әби юк иде ул ашта?” – дип сорый. Әлегә аңа әйтергә батырчылык итмибез.

    Әтиең үзгәрдеме?

    - Әти боекты, картайды. “Бөтенесен бирер идем аны кайтарыр өчен”, - ди. Ләкин кайтарып булмый, булмый...

    Әниең мәктәптә директор булып эшләде. Сиңа мәктәптә йомшаграк карый идеме?

    - Хәзер бер тарих сөйлим. Математика фәненнән имтихан барышында әни безнең сыйныфка керде. Укучыларның барысы янына килеп, ярдәм итте, минем яныма килмәде. Соңыннан яныма математика укытучысы Лилия апа килгәч тә: “Фазлыевка кагыласы түгел, үзе эшләсен”, - дигән иде. 

    Димәк, иркәләнеп үсмәдең?

    - Юк ла, авылда эше дә күп иде. Әни эшкә китә иде дә вакыты җиткәч, өйгә шалтырата иде. Әнинең шалтыратуын ишеткәч, секунд эчендә уяна идем. Телефонны алгач, көр тавыш белән: “Әйе, әни...Әйе, барысын да эшлибез”, - дип җавап бирә идем. Әгәр дә әни кайтуга эшләр эшләнмәгән булса, әни безне тезә иде инде. 

    “Иң мөһиме – бер караватта йоклыйбыз”

    Алсу белән талашкач, сәхнәгә чыгып аңа мәхәббәт турында җырлау ничек?

    - Талашу дип әйтә алмыйм, сүзгә килеп, бәхәсләшә алабыз. “Монда урыны түгел, өйдә сөйләшеп бетерербез”, - дибез. Өйгә кайтып җиткәнче, онытыла да инде ул. Эшкә безнең арадагы шәхси проблемаларыбыз кагылырга тиеш түгел. Хәния Фәхринең әйткән сүзе бар: “Авызыңнан кан килсә дә, син сәхнәгә чыгып чыгыш ясарга тиешсең”.

    Азатны әйбәт ир дип әйтеп буламы?

    - Тискәре якларым бар. Тиз кызам, кирелегем бар.

    Алсу сиңа үпкәләм, теге якка борылып ятса, нишлисең?

    - Иң мөһиме – бер караватта йоклыйбыз, кайсы якка ятса да.

    Ирләр нигә кайвакыт читкә тайпылып ала?

    - Ир кеше өйдә җылылык тапмаса, читкә китә. Хатын-кызлар үпкәли күрмәсеннәр берүк. Ирнең башка ярга күз салуында хатын-кызның гаебе бар. Ә ахырда ир-атны гаеплиләр. Ирләргә исә шуны аңларга кирәк: биш минутлык ләззәт өчен гаиләңне югалту – ахмаклык.

    Хатын өчне табып, тазарса...

    - Тазармасын, бәтәч. Күпләр, кияүгә чыккач, үзләрен карамый башлыйлар. “Ир бит инде, кая китсең ул”, - диләр. Тазарган икән, дөрес тукланып, ябыгырга була.

    Алсу тазаргач, аңа бу хакта әйттегезме?

    - Хатын-кыз үзе белергә тиеш. Мин әйтсәм, үпкәләргә мөмкин. Әлбәттә, ул тазарды дип, мин Алсу белән аерылышмыйм инде, Аллам сакласын.

    Сезнең мәхәббәтегез сыналганмы?

    - Сыналган дип уйлыйм. Өйләнешкәннән бирле язмышны икәү төзибез. Мин дә бай улы булмадым, ул да бай гаиләдән түгел. Хатын – ул чын дус. Ул, синең ялгыш адым ясаганыңны күрсә, ярдәм итәргә ашыгачак. Картлыкта исә ул иң якын кеше булачак. Без аны бәлки әле аңлап та бетермибез дәдер. Барыбызга да тигез мәхәббәт белән картлыкка җитәргә язсын, амин. 

    Фото: Александр Эшкинин, Азат Фазлыевның шәхси архивыннан

    intertat.tatar

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: