Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Балаларны хәзер гаджет белән куркытабыз, бар тәрбия шул - Салават

Татарстанның халык артисты тамашачылардан балаларын телефон коллыгыннан коткарырга чакырды.

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов тамашачыларына балаларын телефон, айпад кебек гаджетлар коллыгыннан коткарырга кушты. Бу хакта ул бүген "Юность" мәдәният йортындагы концерты вакытында әйтте.

"Безнең заман башка, без әтинең тал чыбыгы тәрбиясендә үстек. Өйнең матчасында ел әйләнәсе тал чыбыгы - тәрбия чыбыгы торды. Каеш та эләгә иде, бәйрәмнәрдә генә. Чөнки каеш һәркемдә дә юк", - диде җырчы.

Үзенең балачак тәрбиясенә каршы ул хәзерге заманча тәрбияне каршы китерде.

"Балаларны без хәзер телефон белән тәрбиялибез. Бала туды исә, әни кеше бишеккә сала да алдына телефон куя. Сабый, мескенем, сөйли дә белми, йөри дә белми. Шул телефон экранын бармагы белән шудырып, шуңа багынып утыра. Әни кешенең төп бурычы - телефонны үзвакытында зарядкага кую", - диде Салават.

Җырчы шулай ук хәзер әти-әниләрнең тәрбия чыбыгы - телефон икәнен дә искәртте.

"Каеш белән куркытып булмый баланы хәзер, ул сиңа закон маддәсе белән җавап бирә. "Телефоныңны алам, интернетыңны өзәм", - дисәң генә селкенергә мөмкин. Кадерле тамашачым, зинһар өчен, балаларыгызны телефон коллыгыннан коткарыгыз. Үзебезгә дә кирәкми ул. Без бит хәзер баланы гаджетлар белән куркытабыз, башкасына көчебез җитми", - диде җырчы.

Салават Фәтхетдинов балачак тәрбиясен чагылдырып, "Әткәй каешы" дигән җыр яздырган. 

Фото: Салават Камалетдинов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев