Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

“Барысы да китү ягын карады” – Элвин Грей Азнакайдагы хәлгә карата комментарий бирә [видео]

Элвин Грей 18 декабрь Азнакайда концерт вакытында мәдәният сараеннан 500дән артык кеше эвакуацияләнүгә карата комментарий бирде. Кичә кичке сәгать тугызынчыда концертны туктатырга мәҗбүр булдылар. Урында экстрен рәвештә ашыгыч хезмәтләр экипажы эшләп, барлык тамашачыларга бинадан чыгып китәргә кирәклеге әйтелде.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте концертның шартлаткыч җайланмалар кую турында шалтырату аркасында туктатылуын җиткерде. Ләкин әлеге мәгълүмат рәсми рәвештә расланмаган. Полиция вакыйганың барлык нечкәлекләрен ачыклый.

Ул арада Радик Юльякшин үзе инстаграмында әлеге хәлгә карата аңлатма бирде. Җырчы сүзләренчә, залга этләр белән бергә полиция хезмәткәрләре кергән. “Дуслар, безне барыбызны да сарайдан эвакуацияләделәр. Этләр кертеп җибәрделәр. Бездә беренче тапкыр шундый хәл. Концертны туктаттылар һәм шунда ук бөтен зал урамга йөгереп чыкты. Барысы да паникада, барысы да машиналарга утырып бина тирәсеннән китү ягын карады. Барысы да яхшы булыр дип уйлыйм. Менә шундый хәлләр дә була икән тормышта» ди Элвин Грей.

Фото: https://vk.com/elvin_grey

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев