Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Беренче канал "Голос.Дети" проектының җиңүчеләрен атады

Беренче канал җитәкчесе Константин Эрнст оештыручылар кабаттан тавыш бирү уздырып тормады дип белдерде. Кем җиңде соң.

"Голос.Дети" проектының алтын сезоны җиңүчеләре дип алты финалистның барысы да танылды. Бу хакта 24 май кич уздырылган махсус чыгарылшта хәбәр иттеләр. Аңа кадәр җырчы Алсуның кызы Микелла Абармованың җиңүе гамәлдән чыгарылган иде.

Шулай итеп, Константин Эрнст проект җиңүчеләре дип Ержан Максимов, Нино Чеснер, Валерий Кузаков, Рената Таирова, Роберт Багратян, Анастасия Сисаури, Михаил Григорян, Мариам Абделькадер һәм Микелла Абрамованы атады.

Алсуның кызы шоуда катнашмады. Әмма аңа мөрәҗәгаь итеп Эрнест: "Син дә безнең, "Голос" гаиләсенең бер әгъзасы, биредә булмавың кызганыч", диде.

Беренче канал җитәкчесе шулай ук үзенең алдануы турында да әйтте. "Һәркем үзен алданган дип тойгандыр. Мин дә шулай хис иттем. Без уздырган тикшерү барыбер берни дә үзгәртмәс дип тә уйлагансыздыр", диде Эрнст.

Һәр финалистка иганәче берәр миллион сум акча бирәчәк.

Фото: скриншот видео

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев