Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Бизәнмәгән Гөлназ Асаеваның бу фотосы укучыларын куркыта

Эстраданың иң яшь артистларының берсе, ике әтиле җырчы кыз, соңгы вакытта “Җәннәт” исеме астында чыгыш ясый башлаган Гөлназ Асаева туган ягы Башкортстанга авылга кунакка кайтып киткән.

“Бу атнага бөтен эшләремне бетердем дә авылга кайтып киттем. Бәләкәйдән авылны яраттым, җәй айларында авылда аеруча рәхәт. Көндез вак-төяк эшләрне эшлисең дә кичен дуслар белән җыелышып авыл клубын урап керәсең. Иң мөһиме, авылда син бернинди дә “җырчы”, “йолдыз” түгел, ә гап-гади Гөлназ. Авылларыгызга кайтыгыз, онытмагыз” дип яза җырчы.

Укучылары Гөлназның бу сүзләренә караганда, бизәнмәгән йөзенә күбәк игътибар иткәннәр:

“Иреннәреңне нишләтәсең син?”

“Әллә каян күренеп тора авылда икәне. Бизәнү әйберләреннән башка 18 яшь тә бирмәссең”

“Мешки под глазами ужас” дип яза алар.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев