Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Әбри Хәбриев: «Тиздән туктар кебек барсы да…»

«ТАТАР РАДИОСЫ» алып баручысы,»РӘВЕШЛӘР» эстрада миниатюралары театры артисты Әбри Хәбриев әле шагыйрь дә икән. Инстаграмына күптән түгел үзе иҗат иткән бер шигырен элә ул.

Шигырьне мактаучылар да, «Нишләп мондый шигырь яздың?» дип уйга калучылар да бар.  Сезгә дә шигырьне күрсәтәбез:

«Тиздән туктар кебек бар(ы)сы да:
Бетәр таш юл, күчер такырга.
Тизлек кимер, акрынаер адым,
Килеп җиткәч сукмак тын суга…
*
Элпә томан эленеп торыр анда,
Җәлеп итеп, сыек көзгегә…
Рәшә, нурлар, тынлык… Рәхәт… Җылы…
Куенына чорнар мәңгегә…
*
Тынычланыр җаным иреклектә,
Газапларын чәчеп, бушанып.
Каурый-күбәләктәй әйләнгәләп,
Күлгә тамыр бер тамчы булып.
*
Боҗра-дулкын, таралыплар китер,
Тагын бер Җан артыр ул суда…
Дулкын туктар, тынлык дәвам итәр,
Әзерләнеп яңа тамчыга…
*
Тиздән туктар кебек барсы да…
*
15.12-02:17 — 16.12-00:24″

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев