Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Булат Ләйсәннең шулкадәр ачылып бөтен эчендәгесен сөйләвенә шакката [фото-видео]

14 октябрь 20.30 сәгатьтә ТНВ телеканалында “Адәм белән Һава“ тапшыруында Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында туып-үскән танылган алып баручы, шоумен, тамада Булат Жиһангәрәев-Бәйрәмов һәм популяр җырчы, тумышы белән Азнакай районы Чалпы авылыннан булган, Мөслим районы Олы Чакмак авылында үскән Ләйсән Гыймаева гаиләсен күрсәтәләр.

Үзенең Инстаграмында тапшыруның алып баручысы Ләйлә Дәүләтова “Ләйсәннең шулкадәр ачылып бөтен эчендәгесен сөйләп бирүенә үзем дә шаккаттым, диде Булат Бәйрәмов” дип язган.

 

Ә Ләйсән аккаунтында видео урнаштырып: “Август аенда “Адәм белән һава” тапшыруында төшкән идек. Ни килеп чыккандыр, күрербез. Ләйлә бик оста инде ул, телсезне дә сөйләтә, үзегез дә беләсез” дигән.

 

Ичмасам, бер Булатның гына бу тапшыруга бик исе китмәгән, ахрысы. “Бөтен кеше кишерен күрсәтә, мин дә күрсәтим әле” дип шушы фотоны куйган.

 

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X