Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Данир Сабиров клипта төшәргә кеше җыя – гонорар да булачак [видео]

Җәй айлары җырчылар өчен чын мәгънәсендә “печән өсте” чоры. Гастрольләр, концертлар, Сабантуйлар тәмамланганнан соң, тамашачыларга яңа җырлар яздырыр өчен, алар җиң сызганып эшкә керешә. Җырчы һәм юмор остасы Данир Сабиров та тамашачыларына бүләккә өр-яңа клип әзерләп йөри.

Әлеге клипта артистның үзен генә түгел, ә бәлки нәкъ менә сезне дә күреп булыр, чөнки Данир клипта төшерер өчен массовкага кеше җыя.

Теләге булганнар 28 июнь иртәнге сәгать 10.30да Казанның “Максимус” фитнес клубына (Баруди 8) килә ала. Алдан оештыручыларның телефон номерына смс язып җибәрергә кирәк. “Яхшы кәеф һәм гонорар обеспечен”, ди җырчы.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев