Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

ДИЛӘ НИГЪМӘТУЛЛИНА БУЛАТ НИГЪМӘТУЛЛИННЫҢ КАШЫ ӨЧЕН БОРЧЫЛА: ТАТУАЖ ЯСАТЫРГАМЫ, ЮКМЫ?

Дилә абыйсы Булат белән фото урнаштырып, укучыларга мөрәҗәгать итә.

 

"Булатка инде ничә тапкыр кашына татуаж эшләргә тәкъдим итәм. Минемчә, артист кеше һәр вакыт комильфо булырга тиеш. Безне бит тикшереп кенә торалар. Менә сез ничек дип уйлыйсыз? Бетерергәме Булатка шрамын, юкмы?" - дип язган Дилә.

Укучыларны бу бик кызыксындырган. Күпчелек Булатның шрамы калырга тиеш дип саный.
"Бу аның үзенчәлеге, бетерергә кирәкми".
"Ул бит хатын-кыз түгел, аңа килешә".
"Бер дә кирәк әйбер түгел ир кеше өчен". 
"Шрам аңа ирлек өсти. Төслеләр кебек каш буяп йөрмәс инде".
"Бу аның визит карточкасы". 
"Алып атарга кирәк, күзне кисә". 
"Башта татуаж, аннары лосина, итәк кенә киясе кала аннары". 
"Тимә инде абыеңа".
"Булат абыйга шрамын алырга кирәк, минем абый да шрамын алды, куанып бетә алмый". 
http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев