Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Дилә Нигъмәтуллина: «Әти бер хатын белән никах укытты, ләкин...»

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина Яңа елны кызы, ире һәм иренең улы белән поездда каршы алган. Алар бер көнгә Мәскәүгә барып кайткан. Дилә әлеге сәяхәт турында хис-кичерешләре белән уртаклашты.

“Шәхсән миңа Мәскәүдә турист булып йөрү ошамады. Ияләнмәгәнмендер, күрәсең. Балалар сәяхәтебезне 3легә һәм 4легә бәяләде. Бик ардык, бер көндә 25 чакрым йөрдек. Ләкин мондый сәяхәтләр дә булырга тиеш. Чагыштыру өчен. Без Яңа елны поездда каршы алырга һәм балаларга Яңа ел рухында бизәлгән Мәскәүне күрсәтергә теләдек. Сәфинәнең беренче тапкыр баруы иде. 

Без еш кына эмоция алу өчен акча түгәбез. Әмма, кызганыч, ул һәрвакытта да үзен акламый. Мәсәлән, Мәскәүдә без шактый акча туздырдык. Ә эмоцияләр дүртлелек кенә булды. Ә бүген мин 0 сумга мунчада чын ләззәт алдым”, - ди Дилә. 

Җырчы шулай ук язылучыларының сорауларына да җавап биргән.

- Әниләрегез кайда тора?

- Әти-әниләр (иремнеке турында сорыйсыз дип аңладым инде) шәһәр читендә үз йортлары белән торалар.

- Ә әтиегез кайда яши?

- Әти авылда яши. Биш ел элек бер хатын белән никах укытты. Ләкин һәрберсенең үз йорты, үз хуҗалыгы булгач, алар хәзер күбесенчә һәрберсе үз өендә яши. Кайвакыт әти анда, яки ул бездә була. Юкка гына Европада кунак никахы популяр түгел. Минемчә, бу бик уңайлы. Бигрәк тә балалар һәм оныклар булганда. Иң мөһиме – ул ялгыз түгел. Әти безгә дә еш килә. Җәй көне иремә эше буенча булышты, Булатка өй салырга ярдәм итте. Кыскасы, әти хәрәкәттә булырга ярата.

 

чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев