Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

“Дуслык күпере” фестиваленең Казандагы концертында йөздән артык башкорт артисты катнашты

Кичә “Пирамида” концертлар залында “Дуслык күпере” фестивале старт алды.

Кичә “Пирамида” концертлар залында “Дуслык күпере” II Бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестиваленең тәүге концертында 103 башкорт артисты чыгыш ясады. Бу хакта сәхнәдән фестивальнең сәнгать җитәкчесе Рифат Фәттахов хәбәр итте.

“Бүген бу сәхнәдә 237 артист катнаша, 103 артист Уфадан, Башкортстаннан килде”, - диде ул.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова кунакларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы депутатлары исеменнән сәламләде. “Бүгенге бәйрәм ямь өстенә ямь өстәүче, багланышларны һәм дуслыкны ныгытучы фестиваль булып тора. Бу фестивальгә Президентыбызның ихтирамы бик зур”, - диде ул һәм Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын укыды.

“Татар һәм башкорт халыклары арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрнең зур һәм бай тарихы бар. Телләребез, мәдәниятләребез һәм гореф-гадәтләребезнең якынлыгы аларга үзенчәлекле төсмер бирә. Безне рухыбыз, мәшһүр шәхесләребез берләштерә. Алар арасында татар-башкорт эстрадасы вәкилләре күренекле урын алып тора. Фестиваль республикалар арасындагы бәрәкәтле хезмәттәшлекнең ныгуына зур өлеш кертә”, - диелгән хатта.

Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтаеның мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Раил Асадуллин ике республиканы аккош канатлары белән чагыштырды. “Казанда бәйрәм үтсә, бөтен Уфа шатлана, Башкортстан гөрли. Ул шулай булырга тиеш тә, чөнки без бер зур аккошның ике нык канаты”, - диде ул һәм Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның сәламләү хатын укыды.

“Бу матур проект Россиянең фестиваль картасында зур чара буларак билгеле була. Ул милли эстрадага, яшь җырчыларга һәм музыкантларга юл ача, уңышлы артист карьерасы өчен яхшы башлангыч булып тора. “Дуслык күпере” ике тугандаш республика – Башкортстан һәм Татарстан тормышында аерым урын алып тора. Тамашачыларны башкорт һәм татар җыр сәнгатьләренең иң яхшы өлкәләре белән таныштыра”, - диелгән хатта.

РФ Дәүләт Думасының милләтләр эше комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов депутатларның әлеге фестивальгә киләчәктә дә ярдәм итәргә әзер булуларын әйтте. “Без башкортлар белән дуслар гына түгел, туганнар. Без бергә булырга тиеш. Безнең бер-беребезгә көнләшерлек һәм бер-беребез белән бүлешерлек бер әйберебез дә юк. Без башка барлык халыкларга үрнәк булып, кулга-кул тотынышып эшләргә һәм яшәргә тиеш”, - диде ул.

“Дуслык күпере” фестиваленең сәнгать җитәкчесе, Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов әйтүенчә, быелгы фестиваль “Казан-Уфа арасы” шигаре белән уза. “Безнең дуслыгыбыз, бердәмлегебез, багланышларыбызның ныгуы конкрет эшләрдән тора. Мин бүгенге “Дуслык күпере” фестивален шул конкрет мөһим чараларның берсе дип табам”, - диде ул.

Чараны Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, тарих фәннәре докторы, профессор Индус Таһиров, “Аксу” студиясе җитәкчесе, автор-башкаручы, продюсер Рөстәм Сәрвәров, Казан федераль университетының татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Васил Гарифуллин, “Ватаным Татарстан” газетасының элекке баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров тамаша кылдылар.

Фото: Абдул Фархан

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев