Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Екатеринбург татар-башкорт җырчыларын милли ризыклар белән каршылады

Татар-башкорт җырчылары катнашында узган проектның максаты — милли эстраданы үстерү, шулай ук төбәкара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту.

Бүген “Дуслык күпере” Бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивале артистлары Екатеринбургта чыгыш ясый.

Чиста, күркәм шәһәр фестивальдә катнашучыларны милли ризыклар, кул эшләреңнән торган күргәзмә белән каршы алды.

"Татар-башкорт халкы күркәм эшләре белән мактаулы, аларга тел-теш тидерерлек түгел. Күп еллардан бирле туганнарча янәшә, иңгә-иң куеп яшибез. Бергә булуыбыз белән без бик бәхетле", - диде тамашачыларга Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева.

Фестивальдә татар-башкорт эстрадасының бөтен буын артистлары - Айдар Галимов, Фидан Гафаров, Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Хәмдүнә Тимергалиева, Илһам Вәлиев, Раяз Фасыйхов, Илсөя Бәдретдинова, Иркә, Марсель Вәгыйзов, Илсаф, Алсу Әбелханова, "Ваһапов" фестивале җырчылары катнашты.

"Артистлар киемнәре белән генә түгел, иҗади осталыклары белән дә аерылып торалар. Кемдәдер гайрәтле тавыш, кемдәдер тирән моң, ә кемдәдер йөрәгеңне урыныннан куптарыдай дәртле бию. Бик матур оештырылган", - диде концертны карарга килгән Алидә Абитова.

"Туган телдә иркен сөйләшергә, милли йолаларыбызны, җырларны кадерләп сак­ларга кирәк. Фестиваль шул максаттан чыгып оештырылды. Дөньялар имин булсын, җирдә дуслык-татулык хөкем итсен", - дип теләде Башкортстан атказанган җырчысы Илһам Вәлиев.

Алга таба фестиваль, Төмән һәм Чиләбе аша үтеп, 18 апрельдә Казанның “Пирамида” залында гала-концерт белән төгәлләнә.

Фото: Руслан Hava

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев