Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Эльмира Кәлимуллина чемпионатта кем өчен җан атачак?

Дөнья чемпионаты илчесе кем ул һәм аның вазыйфасы нидән гыйбарәт? Футбол мундиале илчесе, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина бүген «Татмедиа» мәгълүмат агентлыгында журналистлар белән очрашты.

Дөньякүләм чаралар узганда медиайөзләр кая гына барса да чемпионат турында сөйли. Эльмирага да шундый вазыйфа йөкләнгән. Хәер, ул инде Универсиада, ФИНА кебек чараларның да вәкиле булган иде инде, шуңа да бу аның өчен артык зур яңалык түгел.

«Чит илләргә эшлекле сәфәр белән чыккач, Татарстан, Казан, бездә узачак футбол чемпионаты турында рәхәтләнеп сөйлим, әлеге чарага килергә чакырам. Безне беләләр — шунысы сөендерә. Күптән түгел Мәскәүдә бер туклану урынына төшке ашка кергәч, колагыма бер егет белән кызның әңгәмәсе чалынып китте. Алар ялларда кая барырга Казангамы, Бакугамы дип хәл итәләр иде. Ахыр чиктә, мәркәзебезне сайладылар», – дип сөйләде ике шәһәргә – Мәскәү белән Казанга яшәүче җырчы кызыбыз.

Искиткеч шәп тавышы белән танылу алса да, Эльвира спортта да чит кеше түгел. Футбол белән 1998 елда ук кызыксына башлый. Әлеге уен төренә мәхәббәтне әти белән абыйсы уята. Соңрак әтисе футболның барлык нечкәлекләрен, кагыйдәләрен, уен кырында йөгереп йөргән кайсы уенчының бурычы нинди – һәммәсен дә сөйли.

«Беренче мәртәбә стадионга «Рубин»-«Барселона» командалары уеннарын карарга баргач, андагы мохитне күреп, матур уен, җан ату нәрсә икәнен, кешеләрнең анда нинди максат белән килүләрен аңлап кайттым. Легендар уенчы Мессны күрү үзе генә дә вакыйга булды», – ди Эльмира Кәлимуллин. Хәзерге вакытта ул яшереп-нитеп тормыйча Германия җыелма командасы өчен җан атачагын әйтә. Аларның уенына күптән гашыйк икән. Исәбе – Казанда узачак барлык уеннарны да карау.

Җырчы кыз шул ук вакытта иҗатыннан да аерылмый – җанатарлар фестивалендә дә чыгыш ясачак. Нинди җыр башкарасын төгәл генә әйтмәде. Ә менә иң матур татар җырын башкарырга кушсалар, кайсын сайлар идегез, дигән сорауга: «Әбием дә яратып җырлый торган «Умырзая» белән «Син сазымны уйнадым»ны җырлар идем. Алар минем өчен бик кадерле», – диде ул.

Фото: http://idel-tat.ru
http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X