Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Эльмира Кәлимуллина Кызыл мәйданда Россия гимнын башкарган

Эльмира Кәлимуллина Кызыл мәйданда чыгыш ясау дулкынландыргыч булуын сөйләде.

Татарстанның атказанган артисты, “Голос” финалисты Эльмира Кәлимуллина Россия Бокс федерациясе оештырган Халыкара бокс көнендә чыгыш ясаган. Бу хакта җырчының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эльмира ике көн рәттән чыгыш ясаган. 21 июльдә чараның ачылышында һәм 22 июльдә россияле Федор Чудинов һәм аргентиналы Эзикьель Освальдо Мадерна арасында WBA Continental чемпионы билбавы өчен мөһим көрәш алдыннан Россия Федерациясе гимнын башкарган.

Эльмира Кызыл мәйданда чыгыш ясау дулкынландыргыч булуын әйтте. “Шул ук вакытта иң мөһим һәм тәэсирле көрәш алдыннан Россия гимнын башкаруым белән бик горурланам. Бик нык дулкынландым. Әмма сәхнәгә чыгып берничә мең кешенең миңа кушылып җырлавын күрү – әйтеп бетергесез хисләр. Бездән таралган куәтле энергия Федорга үзенең чемпион титулын сакларга ярдәм иткәндер дип уйлыйм”, - диде Эльмира.

Артистка күптән түгел генә “Баскет-холл”да Федорның һәм Рафаэль Бежаранның көрәше алдыннан да Россия гимнын башкарган иде. 

“Ике көрәш алдыннан да мин сәхнәгә чыктым һәм алар Федор өчен җиңү белән тәмамланды. Мин спортчыларга уңыш китерәм дип уйлыйм”, - диде Эльмира.

Фото: Федерация бокса России/Руслан Колесников

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев