Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Элвин Грей+... Җанатарлар ФОТОДАгы туташ кем дип баш вата

Интернетта бу сурәт пәйда булуга, миллионлаган яшь кызларның, хатыннарның һәм хәтта бер-ике әбинең йөрәге кысып куйды. "Кем бу?" - җанатарларның башында шушы бер генә сорау.

Җитмәсә тагын Таиландта ял итеп ятучы җырчы үзе, фанаткаларының ярасына тоз сибеп, инстаграмдагы фотосы астына #love дип язып куйган. 250дән артык комментарий арасында ниндие генә юк.

"Кызлар, таралышабыз!"

"Элвин, нишләвең, кара кешедә нинди истерика!"

"Юк, бу Асаева түгел" кебекләре бар. 

Сүз уңаеннан, Элвин Грей белән Гөлназ Асаева очрашып йөри, дигән сүзләр Гөлназның Казандагы концертыннан соң таралган иде. Ул чакта тамашачы Радик кызга тәкъдим ясады дип сөйләде. Яшьләр бу турыда җитди комментарий бирми.

Ә фотодагы кызга килгәндә, күпләр җырчы нибары яңа клип төшерә һәм әлеге кыз анда роль башкара дип саный.

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев