Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Элвин Грей күпме хезмәт хакы алуын һәм нәрсә ашавын әйтә

Популяр җырчы, Башкортстанның атказанган артисты Радик Юлъякшин (Элвин Грей) “Туган тел” телеканалына зур интервью биргән. Артист алып баручының акчага кагылышлы сорауларына да җавап бирә.

“Айлык зарплатаң күпме?” дигәнгә Элвин Грей башта “Белмим, акча минем кулда түгел, администратор саный” дип, сораудан качып калырга тырыша, аннан соң да бик авырдан гына җавап бирә.

“Бик күп эшләгән айларда керемебез 5 млн сум була” ди җырчы. Ләкин шунда ук үзен төзәтеп: “Тамашачы ах итмәсен, бу сумма минем кесәгә генә керми, ә гел әйләнештә йөри. Яңа җырлар яздыру, клиплар төшерү, музыкаль аппаратураны көйләү, яңасын сатып алу, гастрольләрдә бензин һәм транспорт чыгымнарын каплау – барысы да шушы миллионнардан каплана. Акча бүген бар, иртәгә юк ул, алдагысын карап, уйлап эшләргә кирәк. Мәсәлән мин бүген кафе-ресторанда ашасам, иртәгә рәхәтләнеп “доширак” та пешереп ашый алам һәм моннан оялмыйм. Мин иҗат кешесе һәм төп максатым алга таба да яраткан тамашачыма үз иҗатымны бүләк итү. Яраткан эшең өчен берни кызгынмыйсың һәм аны берниниди акча белән дә чагыштырып булмый” ди Элвин Грей.

Фото: скриншот

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев