Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Элвин Грейга “һөҗүм” ясыйлар, Әнвәр Нургалиевны кисәткәннәр: “Чиратта Гүзәл Уразова белән Ришат Төхвәтуллин”

Күптән түгел генә Гүзәл Уразованы карак дип атаган Элвин Грейның үзен дә җыр үзләштерүдә гаеплиләр. Бу турыда инстаграмда “Тat_plagiat” аккаунты хәбәр итә.

Әлеге аккаунт, чит ил һәм рус эстрадасындагы җырларны урлап, үзгәртеп халыкка үзләренеке дип тәкъдим итүче татар-башкорт җырчыларын инстаграм дөньясына фаш итү белән шөгыльләнәчәк. “Тat_plagiat” иң беренче булып популяр җырчы Элвин Грейның намусын тикшерергә булган. Радик Юлъякшинның “Сиңа барам очып” җыры белән Нананың “Na-na Ney” җырлары арасындагы охшашлыкны күрсәтеп, сораштыру үткәрә. Нәтиҗәдә 100дән артык кешенең 55% бу җырны плагиат дип атый.
 

Элвин Грей исеменнән җавап бирүче “Leybl_elvin_grey_music”ка бу ошамый. “Без монда плагиат күрмибез! Яңгырашлары төрле. Бетерегез, юкса instagram үзе бетерәчәк (без әлеге видеога шелтә белдерәчәкбез)” – дип яза “Leybl_elvin_grey_music”.
 

Барысы да тәүлек эчендә социаль челтәрдә таралачак. Куллары чиста булмаган башка җырчыларга да кагыла бу!”, – дип яза “Тat_plagiat”. Алга таба, чиратта кемнәр торуын да ассызыклап, “Бәхетле” төркеме, Бабек Мамедрзаев, Гүзәл Уразова, Ришат Төхвәтуллин һәм Әнвәр Нургалиев та гөнаһлары өчен җавап бирәчәген әйтә.

Озак та үтми, хакыйкать эзләүче “Тat_plagiat” җырчы Әнвәр Нургалиевка хат юллый. “Барлык артистларга да әйт, аларны да шундый ук язмыш көтә! Аеруча Уразованы, Төхвәтуллинны, Айдарны, “Бәхетле”не, Иркәне, Нигъмәтҗанованы, Каһировны һәм башкаларны. Юлъякшинны инде капладык!” – ди “Тat_plagiat”.

Татар җырчылары аптырашта. “Тat_plagiat” җибәргән смс-хатларны үзара таратып, бу кешенең кем икәнен ачыкларга тырышалар. Чөнки социаль челтәрләрдә таралган мәгълүматлар җырчыларның күп еллар дәвамында казанган абруена зыян китерергә мөмкин.
 

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X