Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Филүс Каһиров Алма-Атада Татар музыкасы концертында катнашачак

Программада Казахстан Республикасы атказанган артисткасы Майра Мөхәммәд кызы, Татарстанның “алтын тавышы” Филүс Каһиров катнашуы каралган.

“Рухани Жанғыру” программасы кысаларында Казахстанның татар һәм башкорт конгрессы Казахстан дәүләт филармониясенең симфоник оркестры катнашында (дирижер - Нурҗан Байбусынов) узачак Татар музыкасы концертына чакыра. Әлеге хәбәрне Татарстан Республикасының Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте җиткерә.

Программада “Астана Операсы” театры солисты, Казахстан Республикасы атказанган артисткасы Майра Мөхәммәд кызы, Татарстанның “алтын тавышы” Филүс Каһиров катнашуы көтелә.

Концертта Казахстанда туган татар авторлары - Нәҗип Җиһанов, Латыйф Хәмиди, Рөстәм Яхин һәм башкаларның көйләре яңгырачак.

Татар музыкасы концерты 25 гыйнварда 19.00 сәгатьтә Алма-Ата шәһәренең Җамбыла исемендәге Казахстан дәүләт филармониясе Концерт залында узачак. Ул шәһәрнең Калдаяков урамындагы 35нче йортында урнашкан.

Фото: Рамиль Гали

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев