Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Фирдүс Тямаев елый-елый видеога төшкән кечкенә кыз белән очрашканмы? [эксклюзив]

Исегездә булса, бер кечкенә кызның, Фирдүс Тямаевны күрәсем килә, дип елап төшкән видео турында язган идек. Әлеге видео интернет челтәрендә таралгач, күпләр: «Фирдүс, барып кайтыгыз инде шул кыз янына», дип киңәш бирде. Җырчы очрашуга барганмы? Фирдүс Тямаевның үзеннән сорап белергә булдык.

— Видеога төшкән кыз белән сез танышмы, Фирдүс абый?

— Әйе,  ул кыз Саратовтан. Шундагы оештыручыбыз Нәйлә ханымның кызы була.  Салават концертына баргач та, «Фирдүс Тямаев кая?»,  дип әнисен аптыратып бетергән. Гомумән, андый видео җибәрүчеләр күп, якын арада тагын чыгарырмын әле.

 — Араларыгыз ерак икән, чыннан да… Күрешергә уйлыйсызмы?

— Махсус шунда барыр өчен, графикларны үзгәртеп, апрель аенда Саратовта концерт оештырырга булдык. Инде әнисе, апрельдә Фирдүс Тямаев килә, дип әйтеп куйган, бик көтә ди сабый. 

 — Сез үзеге дә әти кеше, әле гаиләгездә тагын бер сабый көтелә…

— Әйе, Алла Боерса. Укытучылыкка укыгач, балаларны алдаларга ярамый дигән фикердә мин. Улыма да «машина алып кайтам», дип сүз бирәм икән, алырга тырышам. Аның хәтере  әйбәт, алып кайтмасам, бик кәефсезләнә.

— Яңа елны гаиләгез белән каршы аласызмы?

— Әйе. 31 көнне корпоративта эшләргә чакырганнар иде, бармаска уйладым. Яңа ел — гаилә бәйрәме. Акча артыннан куып, гаилә турында онытырга ярамый.  Әллә яшем бара, әллә тамашачы мине шулай үзгәртә, хәзер җырларым мәгънәлерәк, сәхнәдән дә килде-китте сүзләр сөйләргә тырышмыйм. Әти-әни турында яңа җырлар яздырдым.

 — Рәхмәт

 

Ләйсән Миназова

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев