Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Фирдүс Тямаев “окей” сүзе өчен 140 мең акча түләгән

6-11 март көннәрне УНИКС концертлар залында “фирдүсле” атна хөкем сөрәчәк. Нәкъ менә шул җиде көн эчендә мегапозитив, сездән бары тик адреналин һәм алкышлар сораучы танылган җырчы – Фирдүс Тямаев Казанда булачак.

Матбугат.ру хәбәрчесе Фирдүснең үзе һәм аның “Безнең Тямай” төркеме белән якынрак танышу максатыннан концерт алды репетиция вакытына УНИКСка барып кайтты. Алга таба хәбәрчебез Алинә Айдарова сүзләреннән:
 
"Мине клавишларда уйнаучы Фидаил Фатучев каршы алды. Сүзен Фирдүсне мактаудан башлады: “Әйбәт кеше, ышанычлы дус ул, акча ягыннан да үпкәләтми”. Фидаил белән аралашуыбызның иң истә калган мизгеле – аның шәхси тормышы турында сөйләве. “Әни юл һәлакәтенә очрагач, 10 ел буена аны карарга туры килде. Балачактан ук белемле музыкант булырга хыялланган идем, тик әнине ташлап, чыгып китеп булмады”, - ди ул. Ни кызганыч, авырлыклар моның белән генә тәмамланмаган. Фидаилнең әтисе дә, юл һәлакәтенә очрап вафат булган, ә абыйсы үз-үзенә кул салып мәңгелеккә күзләрен йомган.
 
Баксаң, Фирдүс Тямаевның группасында эшләгән һәрбер артистның диярлек язмышында төрле хәлләр булган. Җырчының үзенең тормышы да тигез генә бармаган бит – аның да әтисе инде күптәннән безнең арада юк. Билгеле, Фирдүс әтисенең якты истәлегенә дә җыр язмыйча калмаган: “Әти, җаным, тар түгелме каберең” дигән сүзләр концертлар вакытында дистәләгән тамашачыны елата.
 
Фидаил бераз гына моңсу темадан читләшеп, кызыклы фикер әйтеп куйды: “Нурлатта шикәр заводы һәм Фирдүс Тямаев кына бар”, - ди ул. Алар Фирдүс белән бер авылдан икән.
 
Алга таба минем каршыма биюче Алберт Әхмәтов килде. Алар Фирдүс белән җырчы Гүзәл Уразова һәм Илдар Хакимовлар белән эшләгән чордан ук таныш. ““Сәйдәш” бию төркемендә эшләгән чыклар иде. Ничектер үзеннән-үзе танышып киттек. Фирдүснең беренче “сольникларыннан” бирле бергә эшлибез”, - дип бүлеште Алберт.
 
Концерт күпләргә таныш булган “Сөям сине” җыры белән башланды. Тамашачының  шоу көткәнен аңлап була иде, алар инде биергә әзер иделәр. Фирдүс залга: “Дүрт сәгать түзегез, зинһар. Забейте на все, и просто покайфуем”. – дип мөрәҗәгать итте. Чыннан да, “кайфовать” итәргә яраткан кешегә концерт менә дигән сәбәп булды. Фирдүс җырларының күбесе тиз ритмда. Әле бу сезонында “Эх, тала-тала” халык җырының сүзләрен дә үзгәртеп керткәннәр. 
 
Тамашаның уртасында халык еламсырап алды. "Оҗмах әниләрнең аяк астында" дигән сүзләр белән Фирдүс Тямаев “Ташлап китмә, әнием” җырын башкарды. Җырның мәгънәсенә тирәнтен төшенсәң, күңел тулмыйча калмый. Тик Фирдүс: “Мин сезне еларга чакырмадым”, - дип, кире тамашачыны елмаерга әйдәде.
 
Билгеле, Фирдүснең концерты шаярусыз үтми. Үзенең тамашачысына җырчы бер тарих сөйләде. Төркиягә ял  итәргә барганнар икән. “Татар теленнән башка тел белмим. Төрекләр үзләренчә сөйләшәләр, мин – үзебезчә. Бермәлне яныма өч туташ килде. Сөйләделәр-сөйләделәр дә: “Окей?” - дип сорап куйдылар. “Окей”, - дип җавап кайтардым. Туташлар мине таныдылар дип уйлап, фотога төшә башладым. Татарстанда әлеге күренеш гадәти – мине күргән халык фотога төшик дип кенә тора. Тик көтелмәгәндә алдыма җиде фотоальбом китерделәр...”, - дип бүлеште җырчы. Әлеге сүзләрдән соң халык көлде, ә менә Фирдүс, сәяхәтен искә төшереп, ни еларга, ни көләргә белмәде, чөнки “окей” сүзе белән ул, фотога төшеп, соңыннан фотоальбом итеп әлеге фотосүрәтләрне сатып алырга ризалыгын биргән икән. “Аыр чиктә, 140 меңгә фотоальбомнарны сатып алырга мәҗбүр булып, хатын артыннан гына йөрдем. Бүтән “окей” сүзен әйтмәм инде”, - дип тәмамлады ул.
 
Фирдус Тямаев белән ел дәвамында бергә эшләүче коллектив турында да әйтеп китмичә булмас. Алар белән якыннан аралашкач, никадәр гади булулары һәм үз эшләрен, чыннан да, яратып эшләүләрен аңлап була. Аларның дус һәм тату булуларын аңлатучы дәлил – бер-берсенә карата игътибарлы булулары. Мәсәлән, бэк-вокалист кызга алар “апа” дип эндәшәләр икән. Аңлавымча, коллективта һәрбер кешенең үз вазыйфасы бар. Клавишларда уйнаучы егет диск сату белән ярдәм итә, бэк-вокалист кыз Айзилә Вахитова кием үтукләү ягын кайгырта. Чыннан да, аларга афәрин, чөнки әгәр дә төркемдә бердәмлек булмаса, концерт та шул тиклем җанлы булмас иде. Фирдүс Тямаевны усал дип табучыларга җавап шул: әгәр дә таләпчән булмасаң, коллективта аңлашылмаучанлыклар күп булыр иде.
 
Концерт бетүгә таба барганда, Фирдүс нон-стоп рәвешендә җырлар җырлаячагын белдерде. Әйе, концертның ахыры дисктотекага тиң иде.Сәхнә янында җыелып, биючеләр дә күп булды.

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев