Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Фирдүс Тямаев: “Әти үлде, дип хәбәр бирделәр. Шуннан башланды чын тормыш…” [видео]

19 октябрь җырчы Фирдүс Тямаевның әтисенең туган көне. Ләкин Фәрит абый инде исән түгел… 2011 елда ул ни бары 46 яшендә вафат була. Җырчы зур югалтуны 17 ел элек ничек авыр кичергән булса, бүген дә кайгыга бирелеп искә ала.

“Лениногорскиның музыкаль училищесында соңгы курста укыганда телеграмма килде. “Тизрәк өйгә кайтыгыз, әтиегез үлгән”, диеп. Диплом алганга шатланып йөргән вакытта шушындый хәбәр килеп төште”, дип искә ала җырчы.

Күңелләрне телә торган сүзләр, җыр…барысы да әтисенә – Тямаев Фәрит Бари улына багышланган. Фирдүс Тямаев Инстаграмда да йөрәкләрне тетрәндергеч видео урнаштырган. Ул анда каберенә килгән дә, әтисе белән сөйләшә…

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X