Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Фәрит Мифтаховның “Илле яшь» клибы Равил Шәрәфиевләрне, йөзгә якын танылган татарларны күрсәтә [яңа клип]

Бу көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, Татарстан Дәүләт шурасының IV чакырылыш депутаты, Татарстанның “Болгар” милли хәйрия фонды идарәсенең рәисе, академик, хаҗи, автор-башкаручы Фәрит Фәиз улы Мифтахов “Илле яшь” клибын тәкъдим итте. Гөлнур Айзат сүзләренә, Фәрит әфәнде үзе язган җырның видеосында халык артисты Равил Шәрәфиевтан башлап, Татарстан мөфтиләрен, Дәүләт эшлеклеләрен, депутатларны, эшкуарларны, милли, дини җитәкчеләрне, популяр татар җырчыларын, театр артистларын күрергә була.

“Хөрмәтле милләттәшләрем, дин кардәшләрем, дусларым! Иң якын кешеләрем белән истәлекле юбилеем хакында клип ясарга насыйп булды. Бәйрәмне гомергә истә калырлык иткән мөхтәрәм кунакларым өчен дә “Илле яшь” клибы бер истәлек булыр. Киләчәктә дә исән-сау булып, бәхетле гомерләрдә бергә булып, бердәм милләт булып яшик!”, ди клипның авторы Фәрит әфәнде Мифтахов.

“Илле яшь” клибын безнең сайтта, социаль челтәрләрдә һәм “Мәйдан” каналында күреп була.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X