Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Гөлүсә Шаһбан иҗатын яратучылар Милли китапханәгә җыела

Кичәдә Гөлүсә Шаһбанның “Кабатланмас безнең сөюләр” дигән китабы тәкъдим ителәчәк.

7 февральдә Татарстан Милли китапханәсенең Зур уку залында кичке алтыда Гөлүсә Шаһбанның “Кабатланмас безнең сөюләр” дигән китабы тәкъдим ителәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан хәбәр итте.

Әдәби-музыкаль кичәдә шагыйрә Гөлүсә Шаһбанның шигырьләре яңгыраячак, шулай ук җырчы Закир Шаһбан да үз репертуарындагы әсәрләрен башкарачак.

“Гөлүсә Шаһбан – үзенең туган якка, мәхәббәткә һәм гаилә темаларына багышлап язылган лирик шигырьләре белән китап укучыларның күңелен яулап килүче шагыйрә. Күптән түгел аның “Кабатланмас безнең сөюләр” дип аталган тәүге шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Авторның шигырьләрендәге ихласлык, самимилек, саф хисләр ташкыны, яктылык һәм җан җылысы шигъри дөньяга алып кереп китә. Аның шигырьләренә матур җырлар да иҗат ителгән. Аларны танылган җырчылар халкыбыз күңеленә үтеп керерлек итеп башкаралар. Ул җырларның күбесенә көйләр иҗат итүче һәм иң оста башкаручыларның берсе – Гөлүсәнең хәләл җефете, популяр җырчы, музыкант, Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан”, - ди проектны оештыручы Татарстан Милли китапханә хезмәткәрләре.

Кичәдә Гөлүсә һәм Закир Шаһбаннарның иҗатташ дуслары, якыннары да катнашыр дип көтелә.

Татарстан Милли китапханәсенең Зур уку залында 7 февраль көнне 18:00 сәгатьтә узачак әдәби-музыкаль кичәгә һәркем килә ала.

Фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев