Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Гөлсирин Абдуллина нинди җаваплы имтихан тота?

«Казан! Хормәтле Тамашачылар! ? Зур имтиһан булды буген,» — дип, яза Гөлсирин Абдуллина. Ә имтиһан, чыннан да, бик җаваплы иде…

2 мартта Казанда Филармониядә «Ваһапов фестивале» җырчыларының концерты булды. Сәхнәдә Гөлсирин Абдуллина, Айсылу Габдинова, Азат Абитов, Ранис Габбазов чыгыш ясадылар.

«Рәхмәт җылы алкышларыгыз, иҗатыбызны яратканыгыз очен,» — дип, сәлам юллый Гөлсирин Абдуллина тамашачыларына.

Азат Абитов: «Без буген бер дулкында? Хэрвакыт шулай булсын?» — дип рәхмәт сүзләрен җиткерә.

Концертка Айсылу Габдинованың әти-әнисе дә килгән иде.

«Безнең егетләребез-кызларыбыз ( Гөлсирин, Айсылу, Азат, Рәнис) , Аллага шөкер, Урал/ Себер гастрольләреннән исән- имин әйләнеп кайттылар! Концертлар бик уңышлы үтте, көн саен шалтыраталар, рәхмәт укыйлар! Рәхмәт дигәннән, безнең талантлы, уңган, тырыш егет- кызларыбызга бик зур рәхмәт! Бу — сезнең бик зур уңыш! Котлыйм! Ә алда — тагын да зуррак уңышлар! Мин моңа ышанам!» — дип яза «Ваһапов февтивале» җитәкчесе Рифат Фәттахов.

Фото: http://tatar-today.ru
http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев