Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

«Голос. Дети» конкурсында 1 миллион җиңгән Микелла Абрамова акчаларыннан баш тарткан?

«Голос. Дети» конкурсында 1 миллион сум җиңгән Микелла Абрамова, бу акчалардан баш тартып, аларны Анжела Вавилова исемендәге Татарстан Фондына биргән. Бу хакта балаларны яклау көненә багышланган хәйрия концертында фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов хәбәр иткән.

Исегезгә төшерәбез, «Голос.Дети» бәйгесенең тавыш бирү нәтиҗәләрен тикшергәннән соң, «Беренче канал» җырчы Алсу кызы Микелла Абрамованың җиңүен гамәлдән чыгарды. 24 майда «Беренче канал» генераль директоры Константин Эрнст хәбәр иткәнчә, конкурста финалга чыгучыларның барысы да җиңүче дип табылды, ә тамашаны алып баручы Дмитрий Нагиев аларның һәркайсы 1 миллион сум акча алачагын әйтте.

Фото: скриншот инстаграм

echo.msk.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев