Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Гүзәл Уразова: «Беренче фортепианоны әти-әнием машинага дип җыелган акчага алган. Моны соңыннан гына белдем»

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов быел 15нче юбилей сезонын уздыра. «#15ел» программасы белән алар Россиянең төрле шәһәр-районнарын гизде. 1-5 ноябрьдә концертларын Казанда куйдылар. Башкаладагы тамашаларда Гүзәлнең әнисе дә бар иде.

Гүзәл әнисенең залда утыруын сәхнәдән әйткәч, аның басуын көтте, әмма ул басмады. “Минем әни бик тыйнак ул, “мине әйтә күрмә” дип кенә тора”, - диде Гүзәл. “Матбугат.ру”га билгеле булганча, Гүзәлгә музыка “җене” кечкенәдән үк кагылган. Көннәрдән бер көнне ул әтисе янына килгән дә: “Әти, миңа фортепиано кирәк”, - дигән. “Ярар”, - ди әтисе һәм уйга кала. Күп тә үтми, Гүзәл өр-яңа фортепианолы була. “Соңыннан гына белдем, әти-әнием аны машина алырга дип җыйган акчага алганнар икән”, - ди җырчы. Гүзәл фикеренчә, баланы гел үсендерергә, аңа үз талантларын күрсәтергә ярдәм итәргә кирәк. “Синнән булмый”, “ашыкма”, “әйдә икенче юлы” дияргә ярамый. Шул чакта балачак хыяллары чынга ашачак.

Фото: скриншот инстаграм

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев