Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Гүзәл Уразова һәм Элвин Грей бәхәсе: Россия авторлар җәмгыяте кем хаклы булуын әйтте

Танылган җырчылар арасында бәхәс "Красивая, хороший" җырына авторлык хокуклары өчен килеп чыкты.

Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшин һәм Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова арасында килеп чыккан низагта кем хаклы булуы билгеле булды. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Россия авторлар җәмгыятенең (РАО) Татарстан буенча филиалы директоры, Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов әйтте.

  • 6 октябрьдә Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшин (Элвин Грей) үзенең Инстаграм челтәрендәТатарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова караклыкта гаепләп язма урнаштырды. Җырчылар арасындагы низаг "Красивая, хороший" җырына авторлык хокуклары өчен килеп чыкты. 

“Зур проблема түгел, тыныч кына хәл итәргә була. РАОга мөрәҗәгать итеп кенә җырның авторлык хокукларына ия булырга мөмкин түгел. Мәсьәләне суд аша хәл итәргә киңәш итәм. Бу эшне тикшердек. Бу очракта җырның бөтен хокуклары Элвин Грейга бирелгән. Гүзәл Уразова белән Эльвира Сафина бу җырны РАО аша үзләренә теркәгәннәр, ләкин бу гамәл хокук бозуга керми. Әлбәттә, дөрес эшләмәгәннәр. Кызларга юридик якны исәпкә алырга, эшнең асылына төшенергә кирәк булган. Элвин Грей әйтүенчә, Татарстанда җырның ремиксы тәрҗемәче һәм дуэтны башкаручы исеменә теркәлгән. Тик Гүзәл Уразова белән Эльвира Сафина Мәскәүдә теркәлү узган. Җыр әзер булганнан соң артистлар җырны РАО аша махсус исемлеккә кертергә тиеш. Ягъни, җыр регистрацияләнә. Ни өчен? Чөнки җырчы гонорар алу хокукына ия була. Бу җырның дүрт авторы бар, шуңа күрә хәлләр катлаулы борылыш алган. Аннан соң һәрвакыт килешеп эшләргә кирәк”, - диде ул.

Зөфәр Хәйретдинов әйтүенчә, Гүзәл Уразова белән Эльвира Сафина калган ике авторга РАО аша теркәлү узачагын әйткән булса, мондый хәл килеп чыкмас иде. Бу очракта ул Г.Уразова белән Э.Сафинаның гаепле булуын әйтте.

“Кызларның гаебе бар, чөнки алар үзләренең хокукы булмаган җырны РАОга теркәгән. Җырның бөтен хокуклары Радикта, шуңа күрә бу эшне ул башкарырга тиеш иде. Үз хокукларын Радик судта янәдән исбатларга тиеш, яисә РАОга Уразова белән төзегән бөтен килешүләрне алып килергә кирәк. Бер катлаулы әйбер дә юк”, - диде ул.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев