Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Гүзәл Уразова үз командасына кешеләр эзли

Бәлки, син сәхнә йолдызы булырга телисеңдер? Зур заллар каршында чыгыш ясау – синең балачак хыялыдыр? Бу хыял синнән бик якында. Татар эстрадасында бүген иң популяр дуэтларның берсе Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов үз командаларына яңа көч – яңа кешеләр эзли. Гүзәл Уразова белән иңгә-иңгә эшләргә хыялланган булсагыз, бәлки, бу сезнең алтын шанстыр.

Алда 15нче юбилей сезоны. Шушы көннәрдә аңа ныклы әзерлек эшләре бара. Шулай итеп, Гүзәл-Илдар төркеменә кемнәр кирәк? Менә алар:

– Концертларны алып баручы

– Баянчы

– Гитарада уйнаучы

– Бэк-вокалчы кыз

– Ике биюче егет

Гүзәл Уразова төркемендә эшләү җиңел түгел. Алда бөтен Рәсәй буйлап гастрольләр көтә. Шәһәрләр дә, районнар да, авыллар да бар гастрольләр графигында. Сезне бөтен илебез тамашачысы күрәчәк, дисәк, бер дә арттыру булмас. Әмма, авыр булса, да бу иң кызыклы эшләрнең берседер, мөгаен. Әгәр сез иҗади, актив, талантлы кеше икәнсез – тәвәккәлләп карагыз!

Үз тәкъдимнәрегезне, эшләрегезне, портфолиоларыгызны Гүзәл Уразованың “Инстаграм”дагы битенә кереп директка шәхси хәбәр итеп юллагыз. “Талантыгызны яшермәгез, безгә килегез. Әле соң түгел!” – ди Гүзәл.

Фото: скриншот инстаграм

urazova.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X