Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Гүзәл Уразованың 1 сентябре турында: Пермь Лос-Анджелеска тиң шәһәр иде!

Әле күптән түгел генә белем бәйрәме — 1 сентябрь гөрләп узды. Балалар инде икенче көн иртән мәктәпкә китә. Өйләр тынып калган кебек. Рәхәт тә күңелсез дә. Ә бересе алдыннан һәм бересе көнне ничек дулкынланганны хәтерлисезме? Җырчы Гүзәл Уразова да беренче сентябре турында боалй ди.

Тест үзгәртүләрсез бирелде:  Иртэн тулысынча хэркайсыбыз эшкэ барган кебек жыендык. Эллари мэктэпкэ,Камилла белэн Самир балалар бакчасына.Ойдэге гауга малай ?, каникулдан сон эле беренче кон жыендылар,кем кайда? Камилла чэчен койлэтэ, Самир колготки киялмыйча утыра, Эллари дэфтэр тутыра,эйтерсен бер атнага баралар ? Коч хэл белэн ойдэн чыгып киттек.Ничек булса да,хэрбер эти энилэргэ,эби бабайларга сабырлык телэп барсы да яхшы булсын дип телэп калам ???

 

Аннан алдагы постта Гүзл үзенең кечкенә чакта 1 сентябрь көннен ничек үткәрүен дә язган иде.

«Таныдыгызмы мине? 9 класска баргач, 1 сентябрь көнне төшкән фото бу ?
Без укыган вакытта мәктәпкә әзерлек вакытында иң катлаулысы — ул чәчәкләр табу иде. Кайбер чәчәкләр инде сентябрьга кадәр шиңеп бетә, салкынрак җәй булган очракта, корау да төшеп өлгерә иде. Кемнең бакчасында нинди чәчәк бар — шуларны җыеп гөлләмә ясый идек. А букет арасына куя торган ылыслы матур үсемлек картәнидә генә үсә иде ?
Мин һәравакыт тәртип яраттым. Мәктәпкә әзерләнгәндә полкада бар кирәк-ярак та тезелеп торырга тиеш иде: дәфтәре дә, ручкасы да, китап тышлыгы да… Аларны сатып алырга махсус Пермьга бара идек. Ул вакытта Пермь Лос-Анджелеска тиң шәһәр иде ? Анда барып кайту — зур сәяхәт! 
Фотога карагыз әле, ничек киенгәнмен?!.. 8нче сыйныфтан соң гел шулай озын итәк киеп йөрдем. Нигә икәнен белмим, әмма үземә шулай ошый иде. Ак күлмәкне сатып алган булсам, итәкне Энием тегеп бирэ иде. 
9нчы сыйныфның күңелдә калган хатирәсе — ул Информатика дәресе. «Сезгә хәзер ИВМ керә башлый», — диделәр. Алып керделәр бер бүлмәгә, ә анда: экраны кечкенә генә, ә үлчәме буенча бик зур компьютерлар. Безнең күзләр маңгайга менде! Əйтерсең, космик корабль күргәнбез! Хәтерлим, бер кнопкасына басасың да, ул аннары бик озак «уйлый» иде. Ə хәзер ничек?!.. Кесәдәге телефон белән генә дә әллә нәрсәләр эшләп була. Технологияләр зур адым белән алга китте.
Сүземне тәмамлап, барлык укучыларны бәйрәм белән тәбриклим! Əйбәт укыгыз, илебезнең горурлыклары булыгыз!»

Фото: скриншот инстаграм

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев