Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Гүзәлем: «Яңа ел диетасы көтә: ун көн буе бәлеш һәм манты белән генә тукланабыз»

– Яңа елны һәрвакыт гаилә белән каршы алабыз. Шәһәр ыгы-зыгысыннан качып, минем әти-әни яисә Салаватның әнисе янына кайтабыз. Алар без кайтканга сөенә, аларның елмаюлы йөзен күреп, без сөенәбез. Узган ел Салаватның туганнары белән каршы алган идек. Абыйларының гаиләләре ишле, алар белән бик күңелле булган иде. Гел гастрольләрдә йөргәч, еш күрешеп булмый. Яңа ел яллары якыннарың белән иркенләп күрешер өчен менә дигән мөмкинлек!

Без Яңа ел төнендә эшләмибез. Күпме генә акча тәкъдим итсәләр дә, баш тартабыз. Яңа ел каникулларында да ял итәбез, ун көн буе кунактан-кунакка йөрибез. Кыскасы, ун көн буе бәлеш һәм манты белән генә тукланабыз.

Бәйрәм саен бүләкләр бирешәбез. Зур-зур бү­ләк­ләр булмаса да, шуңа сөенеп йөрибез. Бүләк бирү дә, кабул итү дә, миңа калса, бик күңелле күренеш. Бүләк сайларга яратам. Бүләк сатып алганда, кешенең зәвыгын, яраткан шөгыльләрен күз алдында тотам. Ә минем үземә кәгазь тартмага тәмлүшкәләр тутырылган бүләкләр нык ошый. Андый бүләк балачакка алып кайта сыман. Яңа елны бик яратам һәм ничә көн калганын саный-саный зарыгып көтәм!

http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев