Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

ИлГәрәй: “Халык Тямаевны тыңлап туйгач, ретрога күчәчәк”

12 сентябрьдә “Ихсан” тренинг үзәгендә җырчы ИлГәрәй белән очрашу узды. Ул анда шәхси тормышына, эстрадага карата фикерләрен җиткерде.

Җырчылар турында сүз башланып киткәч, ИлГәрәй беренче итеп, Элвин Грей һәм Фирдүс Тямаевны атады.
Элвин Грейны яшүсмер чактан ук иҗатта дисә, Фирдүсне исә 10 ел буе күтәрелә алмавын
әйтте. “Халык Тямаевны тыңлап туйгач, ретро җырларга күчәчәк” – дип санавы да юкка
түгел, аның фикеренчә, халыкның җырга карата карашы шулай алмашынып тора. Ә
бүгенге көндә – Тямаевларның вакыты. ИлГәрәй үзе концертын ике елга бер генә тапкыр
куя, сәбәбе – халыкны туйдырырга теләмәвендә. “Концерт ул кешегә проблеманы
оныттырырга, ләззәт бирергә тиеш” – дип саный җырчы.

“Ак яулыклы”лар ИлГәрәйгә ниләр язалар

Социаль челтәрләрдә җырчыларның сәхифәләрендә тискәре фикерләрне еш очратырга  мөмкин. Алар иҗат өлкәсеннән дә бигрәк, шәхси тормышка кагылышлы булалар.ИлГәрәй дә бу проблемага еш юлыга икән. Аның фикеренчә, артист тормышын аңлмаганһәм концерт кую өчен никадәр көч түккәнен белмәгән кеше теләсә нинди нәрсәләр язарга тиеш түгел. Мәсәлән, берсендә “Кыстыбый” кафесы аңа реклама ясау максаты белән мөрәҗәгать иткән. Кыстыбый белән төшкән фото инстаграмда урын алганнан соң, “Өйдә өч хатын-кыз була торып, кибеттән сатып ала” яисә үзе әйтмешли, “ак яулыклы” ападан “Хәзерге яшьләр ялкау” – дигән сүзләр килгән. Аларга артык игътибар бирмәсә дә, гаиләсен үпкәләтәләр дип борчыла ИлГәрәй. Шуңа күрә аны беренче урынга куя. Иҗаткешесе булса да, якыннарың белән бергә булуны иң отышлысы дип саный.
–  Берсендә эштән арып кайттым да, ноутбукка дөнья яңалыкларын карарга утырдым.Шулвакыт янымда кызымның рәсем ясаганын күрдем. Ноутбукны тиз генә ябып,аның белән рәсем ясарга керештем. Концертлары да читтә торып торсын, иң мөһиме –гаиләң белән бергә булу.

ИлГәрәйнең яңа төшерелгән “Мизгел генә” дигән җырына клибы да шул мәгънәгә
нигезләнеп төшерелгән.

ИлГәрәй акчасын ничек бүлә?
ИлГәрәй үзен урта хәлле гаиләдән дип әйтеп үтте. Әтисе – машина йөртүче, әнисе исә
икмәк заводында эшли. Шуңа күрә ул кечкенәдән акчаның нәрсә икәнен аңлап, эшләп
үскән. Үзе дә бу хакта “Мин тик тормый идем” – дип сөйләде. Ә акча “банк”ы алар
гаиләсендә өч этапка бүленә икән: беренчесе – ЖКХ һәм балалар бакчасы өчен булса,
икенчесе – ятим балаларга булышырга, хәйрия концертларына, өченчесе – үзләре өчен
җыела. Хәйрия концертларына ИлГәрәй актив рәвештә өлеш кертеп калырга тырыша.

 

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев