Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Ильмира Нәгыймованың концертларында аншлаг

Ә Руслан Кираметдинов белән булганда алар билетларын бушлай өләшеп йөргән. Менә бит аерылышуның файдасы!

Ильмира Нәгыймованың Чаллы һәм Казан шәһәрләрендәге концертлары икешәр көн аншлаг белән узган.

«Чаллы - 2 көн аншлаг, Казан, «Уникс» - 2 көн аншлаг! Нишләп элек безнең концертларга шулай йөрмәдегез? Руслан белән булганда без Чаллының бер көнендә дә зал тутыра алмый идек. Кеше күп күренсен, дип, бушлай билет өләшеп йөри идек. Ун ел шулай йөрдек, «Уникс» безнең хыялда гына иде…

Аллаһка шөкер! Шөкер-шөкер. Хәзер мин башка шул, энергиям үзгәргән, ахры.

Тамашачылар соравы буенча без тагын өченче, өстәмә концерт куябыз – Чаллыда, Казанда «Пирамида»да. Мартта туган көнем һәм мин аны сез һәм дусларым белән үткәрәчәкмен», – дип шатлыгы белән уртаклашкан җырчы.

«Сез хәзер күпкә кызыклырак. Каршылыклар һәм кыенлыклар үсеш өчен баскыч кына булган. Сез хәзер күпкә көчлерәк һәм гүзәл»;

«Минем аңлавымча, Руслан Ильмирага уңай энергетика һәм алга барырга ирек бирмәгән»;

«Син хәзер көчлерәк, ачыграк. Сиңа яңа мөмкинлекләр», - дип язган аның дуслары.

 

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев