Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Илнар Сәйфиев декретта!

«Талбишек»тә үсүе белән мактана-мактана, моңлана-моңлана татар сәхнәсенә менгән, үзе генә дә түгел, энесен дә иярткән Илнар Сәйфиев юкка чыкты бит!

Сиздегезме? (Сүз уңаеннан, энесе дә талбишектә үскәнгә охшаган. Буй-сынына карап әйтүем). Кая югалды дисезме? Бер-бер хәл булмагае дип борчыласызмы? Тынычланыгыз, табылды Сәйфиев.

Һаман шул бишек тирәсеннән ерак китәлми икән, бичара. «Мин декретта!» – ди ул горур һәм эшлекле кыяфәт белән. Бактың исә, өч бала үстереп ята икән. Үзе генә түгел, билгеле. Хатыны белән. «Олы кыз, шөкер, балалар бакчасында. Ә менә игезәкләр өйдә. Бүлештек бит: малай – миңа, кыз – хатынга!» – дип тезеп китте җырчы. Декретта яту килешкән Илнарга, әбиләр әйткәндәй, тагын да түгәрәкләнеп, сылуланып киткән. Йокы күрмәгәнлектәндер инде, кызыл күзләрен, күп сөйләшүен исәпкә алмаганда. Хәер, берничә ел декретта утырган кеше шулайрак була инде ул: кеше күрсә бала турында сөйли башлый – туктатырмын димә. Шулай, бала багу – җырлап-биеп йөрү генә түгел ул, җәмәгать! Алла ярдәм бирсен!  

Фото: https://www.azatliq.org

http://chelny-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев