Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Илназ Сафиуллинның грандиоз туе нәрсә белән истә калачак? (ЭКСКЛЮЗИВ ФОТО ҺӘМ ВИДЕО)

Быелгы көзнең башы үзәккә үткән пенсия реформасы да, татар теле белән бәйле гаугадан соң әллә ни зарыгып көтеп алмаган Белем көне белән дә түгел, ә нәкъ менә популяр җырчы Илназ Сафиуллин һәм аның сөйгәне Айгөлнең грандиоз туйлары белән истә калыр, мөгаен.

Мәхәббәт дими, ни дисең: июльдә яшьләр никах укытып, бу атнада гөрләтеп туй уздырдылар. Дәрәҗәле кунаклар рәтендә Зәйнәб-Зөфәр, Венера Ганиева, Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова, Илназ Гарипов, Чулпан Йосыпова, Мөнир Рахмаев, Фәрид Низамиев һәм башкалар катнашкан туй мәҗлесенең чыгымнарын кем күтәргән, яшь парны нинди бүләкләр шаккаттырган, гаилә тормышы эстрада йолдызын үзенә суырып, иҗатына нокта куймасмы - Матбугат.ру Илназ Сафиуллин белән шул сорауларга җавап эзләп эксклюзив әңгәмә корды.

"15 ел иҗат дәверендә меңнән артык туй күргәнмендер, күбесендә җырладым, күпләрен үзем оештырдым. Шуңа да миңа үз туема әзерләнергә җиңелрәк булгандыр дип саныйм, - дип уртаклашты безнең белән Илназ. - Туй чыгымнарын тулаем алганда үзем капладым: 32 яшьлек ир-ат туйга әти-әнисеннән акча алырга тиеш түгелдер. Ике яктан да иң якын кешеләребезнең бәйрәмебездә бары ял итүләрен теләдем. Эшләргә, тырышырга, әзер булып әлеге адымга барырга кирәк. Кредитларга кермәдем, Аллага шөкер! Әлбәттә бүгенге көндә инде тормыш иптәшем булган Айгөлем дә терәк булды, булышты! Булдырдык, туебызны югары дәрәҗәдә башкарып чыктык дип әйтә алам!" - дип сөенә җырчы.

"Бүләкләргә килгәндә, алар бик күп һәм төрле булды, сертификатлардан башлап, тәм-томнар, зур картиналарга кадәр. Ләкин бер бик ажиотаж тудырган 2 үзенчәлекле бүләкне әйтеп узмыйча булмый: аукционда уйнатылган ике ябык тартманы йөз мең сумга (!!!) алдылар. Акчаларын санап тапшыргач, туебызның алып баручысы Әбри Хәбриев әлеге тартмалардан ике тере куян балалары чыгарды! Халык шаккатты! Әбри әйтмешли, аның тәҗрибәсендә әле беркайчан да шундый зур бәягә куян алып китүчеләр булмаган! Куянкайларның яңа хуҗалары аларны балаларына алып кайтып буләк итте, көн саен Инстаграм аша кузәтеп барам" - дип бүлешә Илназ. 
 
 
"Ширбәт аен" яшьләр Италиядә үткәрергә тели. "Икебез дә балаларны яратабыз! Алла боерса, үз вакыты һәм насыйбы белән анысы да булыр, дип өметләнәбез. Туй - ул бер көн генә! Ә гаилә тормышы - тагын да зуррак тема. Иҗатка комачауларга тиеш түгел, җырлар язуымны шулай ук дәвам итәм. Гаилә алга таба үсеш өчен зур стимул булып торырга тиеш! Бу - иң мөһиме!" - дип саный җырчы.
 
Ә без яңа Сафиуллиннар гаиләсенә бары тик уңышлар һәм алга таба да бәхет-сөенечләргә бай тормыш теләп калабыз!

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Фото: http://matbugat.ru
http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев