Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Илсөя Бәдретдинова Мәскәүне гөрләтте

17 ноябрь татар эстрадасының популяр җырчысы Илсөя Бәдретдинова үзенең «Атказанмаган» программасы белән Мәскәүнең «Космос» залын гөрләтте.

Илсөя Бәдретдинова үз концертларыннан видеолар төшереп, инстаграмдагы язылучыларына да андагы җылы мохитне тою мөмкинлеген бирә. Бу кыска гына видеоларда сәхнә артындагы кызык хәлләр дә, төркемнең никадәр дус булуы да, хис-кичерешләр дә ачык чагылыш таба.

Мәскәүдәге концерттан да шундый кызык мизгелләр җырчының инстаграмында урын алды. «Мәскәү тамашачысы бөтенләй башка, үзләре елыйлар, үзләре гөр килеп кул чабалар. Рәхәтләндек бүген елашып», ди Илсөя Бәдретдинова.

 

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев