Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Илсөя Бәдретдинованы концертларына «кара тәнле» кеше йөрткәне өчен гаеплиләр

Күптән түгел ТМТВ каналында «Мактау тактасы» исеме астында кызыклы рубрика чыкты. Биредә эстрадабызның популяр артистлары социаль челтәрләрдә үзләренә атап язылган комментарийларга җавап бирә.Шундыйларның берсе – Илсөя Бәдретдинова.

Илсөягә бер тамашачысы «Никогда не понимала ее творчества, еще и чернокожего по концертам возит с собой» дип язган җырчының төркемендә «кара тәнле» Оливер Муккендиның чыгыш ясавын гаепләп. Илсөя дә, үз чиратында, югалып калмаган, әлеге комментарий хуҗасына болай дип җавап кайтарган: «Сез татар кызы булып, хәтта соравыгызны да татарча яза алмагансыз. Мин горурланып әйтә алам, бүгенге көндә минем төркемдә җиде милләт вәкиле эшли, шул исәптән Конгодан кайткан Оливер Маккенди да. Ул минем белән генә түгел, минем тамашачыларым белән дә татарча сөйләшә һәм татарча җырлый. Сезгә дә аннан үрнәк алырга кирәк». Менә шулай, дуслар. Кайбер милләттәшләребез дә татарча сөйләшә белмәгән заманда, шаян Конго егете Оливердан үрнәк кенә аласы кала инде.

Фото: скриншот инстаграм

http://sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев