Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Juna төркеме искиткеч клип төшергән! Иң матур татар клибы?

Juna – Galemner җырына клип төшергән. Җыр сүзләре авторы - Йолдыз Миңнуллина.

Галәмнәр

Эрегән шәһәргә яңадан туң бәреп, 
Фонарьлар кабынган чагында, 
Кытыршы кулларым бу кичтән элгәре 
Кагылган сызыклар тынлыгын сагына. 

Һәм йөзә кыйшайган түбәләр өстеннән 
Әллә ай, әллә ят галәмнәр корабы, 
Аннан күк йөзенә битараф төс иңә. 
Син, шуңамы, тагын ятсынып карадың. 

Мин, шуңамы, бүген тар балкон киңлеген 
Сулап булмас куе төтенгә тутырдым. 
Галәмнәр сугышын кешелек иң элек 
Бу кичтә үзенә оттырды. 

Режиссёр - Алинә Сәгъдиева, оператор - Вадим Крючков. 

Фото: скриншот видео

Чыганак: idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев