Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Казанда 36 җырчыга ТМТВ премиясе тапшырылды

Тантана, быел өченче тапкыр уздырылганга, "Өченче биеклек" дип аталды.

Кичә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә, ТМТВ каналы оешканнан башлап өченче тапкыр ТМТВ премиясен тапшыру тантанасы узды. Ул "Өченче биеклек" дип аталды. Тантананы Айдар Галимов, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Илназ Баһ, Иркә, Рифат Зарипов, Хәмдүнә Тимергалиева иң популяр җырларыннан берәр куплет җыр башкарып ачты. Алып баручылар старт биргәч, сәхнәгә Радик Юлъякшин белән Бабек Мамедрзаев чыкты.

Оештыручылар фестивальгә багышланган матбугат очрашуында кичәне өчәр кешедән торган ике төркем алып бара дигән иде. Бәйрәмне Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыйров, Айрат Ильясов, Рифат Зарипов, Иркә һәм Рамил Шарапов алып барды.

Бәйрәм чарасы төгәл алты сәгать барды. Башка елларда да ул шулкадәр дәвам иткәч, тамашачы мораль яктан әзерләнеп килгән иде.

ТМТВ премиясен тапшыру тантанасында Татарстан җырчылары белән бергә, Мәскәүдә яшәп иҗат итүчеләр һәм Башкортстан кунаклары да чыгыш ясады.

Җырчылар төрле номинацияләргә тәкъдим ителде. Бүләкләүчеләр аларның исемнәрен конверттан укып әйтте. Бары тик дүрт сәхнэ мэтры - Хәмдүнә Тимергалиева, Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Галимов һәм Салават кына теге яки бу номинациядә көч сынашмады.

Алар үз номинацияләрендә бердәнбер номинантлар иде. Шулай итеп, Хәмдүнә Тимергалиева - "Татар эстрадасына керткән өлеше өчен", Зәйнәп Фәрхетдинова - "Иң яхшы концерт программасы", Айдар Галимов - "Халык мәхәббәте", Салават "Иң халыкчан җырчы" номинацияләрендә җиңде. "Алтын хитлар авторы" - Зөфәр Хәйретдинов һәм "Алтын тавыш" Филүс Каһиров булды.

ТМТВ каналының баш мөхәррире Алмаз Гыйльметдинов, җырчыларны лаеклы бүләкләре белән котлаганда , тамашачыларга да рәхмәт әйтергә онытмады.
"Кадерле тамашачылар һәм телевизор караучылар! Сез булмасагыз, бу бәйрәм булмас иде", - диде ул.

Сүз уңаеннан, ТМТВ оешканга алты ел. Премиясе исә өченче тапкыр тапшырылды. Быел да әлеге фестиваль ТМТВ каналыннан турыдан-туры трансляцияләнде.


Концертны, гадәттәгечә, Салават тәмамлады.

Исегезгә төшерәбез, "Татар-информ" моңа кадәр Радик Юлъякшинга ТР Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазе тапшырылды һәм Радик Юлъякшин хәрби хезмәтне Кукмарада үтәргә мөмкин, дип тә язган иде.

Фото: Александр Эшкинин

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев