Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Казанда Элвин Грей концертына 9000 тамашачы килде

Концерт "Элвин Грей" лейблы туган көне уңаеннан оештырылды.

Татар-башкорт җырчысы Радик Юльякшин (Элвин Грей) кичә Казанда 9 мең тамашачыга концерт куйды. "Татнефть-Арена" стадионында узган чарада, җырчыдан тыш, аның исемендәге лейблга кергән яшь башкаручылар да чыгыш ясады.

Радик Юлъякшин беренче итеп Бабек Мамедрзаев һәм Эльвира Сафина белән берлектә иҗат иткән "Красивая, хороший" җырын башкарды. Искәртеп үтик, әлеге җырны шулай ук Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова башкара. Быел көз Юльякшин белән Уразова арасында авторлык хокукларына кагылышлы бәхәс чыкты, мәсьәлә әлегәчә хәл ителмәгән, аны юристлар тикшерә.

Концертында Элвин Грей репертуарындагы барлык хитларны, шул исәптән "Уфтанма", "Елама, ярсыма", "Гомерләр үтә икән" ретро-җырларын һәм авторлык композицияләрен башкарды. Һәр җырны диярлек Грей тамашачылары белән җырлады.

Концертта казах җырчысы Бабек Мамедрзаев һәм дагыстанлы Эльбрус Джанмирзоевлар та катнашты.

1 декабрь "Элвин Грей" лейблының туган көне дип игълан ителде.

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бестолковый певец

    2
    X