Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Хәния Фәрхи исемендәге I төбәкара фестивальнең җиңүчеләре билгеле

Кичә Башкорстанның Тәтешле районы Югары Тәтешле мәдәният сараенда Хәния Фәрхине искә алдылар.

Кичә Башкортстанның Тәтешле районы Югары Тәтешле мәдәният сараенда Татарстанның һәм Башкорстанның халык артисты Хәния Фәрхи истәлегенә "Онытылыр димә" исеме астында  I төбәкара вокал фестивале узды. "Татар-информ" хәбәрчесе фестивальне тамаша кылды.

  • Фестивальнең идея авторы - артистның бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина. Бәйге Башкортстан республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов теләктәшлеге белән үткәрелә.

"Хәния апаны мәңгелеккә югалту кисәк булды.  Барыбыз да шок хәлендә калдык, гаиләбез дә, әниебез дә, шулай ук аны яраткан тамашачы да. Суга төшкән кебек югалды бит ул. Тамашачылары апабызны бик сагынып, юксынып яши. Социаль челтәрләрдә, аның истәлегенә булдырылган төркемдә, Белоруссиядән Владимир дигән ир-ат көненә бишәр шигырь яза. Тугры, яраткан тамашачыларының сагыну, югалту ачысы, үзебезнең ярату белән бергә кушып уйланылган проект инде бу. Башта без аны болай гына уйлаган кебек булдык. Ул тормышка ашты, Аллага шөкер. Апа үзе дә изге күңелле, уңай кеше булгангамы икән, бөтен юллар ачык булды. Республика хакиме Рөстәм Хәмитовка мең рәхмәтлебез. Безгә йөзе белән борылып, фестивальне үткәрү өчен 90 мең сум грант бүлде. Шулай ук үзебезнең Тәтешле районы башылыгы Рушан Гәрәевка мең рәхмәтләр ирештерәбез. Идеябезне бер сүздән күтәреп алды ул", - диде Фирүзә Ибәтуллина.

Фирүзә Ибәтуллина сүзләренчә, фестивальне оештыру барышында шикләнүләр дә булмаган түгел.

"Төбәкара фестиваль булгач, катнашучылар булыр микән дип тә уйлаган идек. Беренче коймак төерле була диләр бит, анысыннан да курыктык. Әмма игълан итү белән гаризалар шулкадәр күп килде. Шуңа күрә без катнашучыларга да рәхмәтле", - диде Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе, фестивальнең идея авторы Фирүзә Ибәтуллина "Татар-информ" хәбәрчесенә.

  • Конкурс ике этапта узган. Беренче этап - читтән торып үткәрелгән. Катнашучылар 1 майга кадәр җырларын электрон рәвештә җибәргән. Барысы 200 гариза кабул ителгән. Сайлап алу турында 56 башкаручы катнашкан. 

Катнашучыларның географиясе гаять киң: Башкортстанның күпчелек районнары, Татарстанның Сарман, Ютазы районнары, Түбән Кама, Казан, Чаллы калаларыннан, Ханти-Мансийск, Чиләбе, Екатеринбург шәһәрләре,  Пермь, Оренбург, Свердловск, Ижау, Оренбург, Ямал-ненец өлкәләреннән килүчеләр бар иде.

Башкаручылар ике төркемдә һәм ике яшь категориясендә көч сынашты.

Конкурс 20дән 35 яшькә, 35 һәм аннан өлкәнрәкләр категориясендә узды. Бәйге шартлары буенча, үзешчән һәм профессиональ башкаручыларны жюри аерым бәяләнде.

Бәйгедә катнашучылар Хәния Фәрхи репертуарыннан ике җыр башкарды.

Конкурсантларны Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Идрис Газиев һәм Хәния Фәрхинең олы кызы Алия Гәрәева бәяләде.

"Сер түгел, катнашучылар арасында "Хәния җыры булган өчен генә", артык тавышы, әзерлеге булмыйча чыгучылар да бар. Шулай ук гел бер төрле җырлаучылар да күзәтелде. Аерылып тора торган сыйфатлары юк. Әмма без гадел хөкем итәргә тырыштык", - диде Фән Вәлиәхмәтов "Татар-информ"га.

Ул шулай ук әлеге бәйгене киләчәктә төбәкара гына түгел, Россиякүләм итеп уздырырга кирәклеген әйтте.

Фестивальне Тәтешле районы башлыгы Рушан Гәрәев ачып җибәрде.

"Бүген Хәния апаның нинди бөек булуын исбатларга тырышу көлке генә булыр. Минем моның өчен дәрәҗәм дә, телем дә җитми. Без инде ел буе көйдек, ел буе еладык. Рәхмәт конкурсантларга, Хәния Фәрхинең исемен мәңгеләштерүдә, якты истәлеген искә алуда катнашуыгыз өчен. Сезнең арадан Хәния Фәрхи кебек якты йолдыз үскеп чыга алса, безнең өчен зур шатлык", - диде район башлыгы.

Жюри тарафыннан лаеклы дип табылган конкурсантлар "Җиңүгә омтылыш өчен", "Өмет", "Ышаныч", "Халыкчанлык", "Иң ихлас башкаручы", "Тәэсирле тавыш", "Хисле башкаручы", "Үзенчәлекле башкару", "Конкурс ачышы", "Иң яшь башкаручы" номинацияләрендә бүләкләнде.  

Беренче һәм икенче урыннар "профессионаллар" һәм "үзешчәннәр"гә бүленеп бирелде. II дәрәҗә диплом белән  "профессионаллар" төркемендә Руфина Ямбелдина (Нефтекама), Светлана Шәехова ( Тәтешле), Рәвис Суфияров (Тәтешле) бүләкләнде. "Үзешчәннәр"дән икенче урынга Светлана Галиева (Балтач районы), Гөлфинә Илтимерова (Тәтешле) лаек булды.

Беренче урынга "профессионаллар"дан Алия Шамукова (Нефтекама), "үзешчәннәр"дән Миләүшә Гыйлемханова (Уфа), Илнур Газизов (Туймазы), Илсөяр Зарипова (Чаллы) лаек дип табылды.

Бәйгенең төп бүләге - Гран-Прига Тәтешле кызы, Казан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Нәфисә Назарова лаек булды.

"Нинди урын алырмын дип тә уйламадым. Минем өчен иң куанычлысы - туган ягыма кайту. Ә инде шундый зур мәртәбәгә ия булуыма икеләтә куанам", - диде Нәфисә Назарова.

Бәйгедән тулы репортаж,  Хәния Фәрхинең якыннары һәм әнисе белән җанлы әңгәмәне соңрак "Интертат.татар" сайтыннан укый аласыз.

Фото: Расих Фасхутдинов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X