Лидия Әхмәтова «Җырчыга кем өйләнә инде?» ди. Болай әйтүенең сәбәбе бар
Җырлый белү – ул табигый. Безнең өйдә барысы да уен коралларында уйный белә һәм җырлый иде. Мин дә искәрмә түгел. Шуңамы икән, ул бездә әллә ни ис китәрдәй сәләт дип исәпләнмәде. Без үскәндә радиодан Илһам Шакировлар, Әлфия Афзаловалар, Флера Сөләймановалар яңгырап тора иде. Алар да – көндәлек тормышның бер атрибутикасы.
Мин 6нчы класска күчкән елны телевизор алдылар. Әллә нинди зур нәрсә бит инде телевизор ул елларда! Һәркемдә дә юк. Шул телевизордан еш кына балет тапшыралар иде. Тәмам гашыйк булдым бит балетка! Сылу балериналарга охшарга тырыша-тырыша биим, өйдә үзем генә калганда. Үскәч, балерина буласым килә…
«Талантым бармы, юкмы – мин каян белим?!» Тора‑бара балерина булыр өчен кечкенәдән әзерләнергә кирәк икәнлегенә төшендем дә, ул хыялдан баш тарттым. Әмма биюен барыбер биедем – гомер буена. 9нчы класста укыганда җырчы булам дип хыяллана башладым. Бу хыялымны мәктәптә анкета тутырганда да язып куйдым. Әмма укытучым, мине янына чакырып алды да: «Музыка училищесына керер өчен талант кирәк, Лидия», – диде. Шулай бервакыт концерт белән Апаска бардык. Шунда мин, пластинкадан тыңлап, «Сияй, Ташкент» дигән җыр өйрәнеп башкардым, үзбәк биюе биедем. Концертта утырган мәдәният бүлеге җитәкчесе миңа мәдәният училищесына керергә киңәш итте.
«Берегез баянда уйнарга өйрәнер, берегез – җырларга, икәүләп югалмассыз». Шулай диде әни. Һәм яңа гына армиядән кайткан Гена дәдәм белән мине Алабуга мәдәният-агарту училищесына укырга чыгарып җибәрделәр. Үзебезнең клубка эшләргә кайтам, дип, вәгъдәләр биреп, кереп булмас инде, дип, курка‑курка барганым хәтердә. Анда хор бүлегенә кердем. Бер дә авыр булып чыкмады: өлгерәм, хәтта башкаларга да булышам әле. Җырлата башладылар. Яңа ел концертында Фасил Әхмәтовның «Аккошлар» җырын башкардым. Абыйның укытучысы тыңлап торган да әйткән: «Сеңлең бик талантлы синең, нәрсә эшләп йөри ул монда, аңа Казанга укырга керергә кирәк – музыка училищесына», – дигән. Абый мине җилтерәтеп Казанга алып китте.
Әрсез диючеләр дә бар, әмма мин үземне тырыш дип исәплим. Кеше әрсезлек белән генә әллә ни ерак китә алмый ул. Ә менә тырышлык белән таулар күчерә ала. Талант белән тырышлык икесе бергә кушылса, ул зур бәхет инде. Безнең өлкәдә – бигрәк тә.
Җырчы булу теләге бик көчле иде. Беренче урында минем өчен һәрчак уку торды. Күңел ачулар, уен-көлкеләр – берсенә дә исем китмәде, укыдым да укыдым.
«Әйбәт егет, игътибар ит, аның белән сиңа бик уңайлы булачак». Берзаман укытучым, Клавдия Щербинина, Рөстәмгә ишарәләп, шулай диде. Сүз уңаеннан: ул гаҗәеп укытучы иде, атаклы тавыш куя торган педагог. Аңарда, миннән тыш, Ания Туишева, Венера Ганиевалар укыган… Ә булачак ирем, Рөстәм Клавдия Захаровнаның тормыш иптәше – Геннадий Щербининда укый иде, ул тромбон буенча белгеч. Мин әле – беренче курста гына, Рөстәм инде икенчедә. Йөри бу минем тирәмдә, йә елмаеп басып тора.
Оялчанрак та булгандыр инде, тәртипле, әдәпле, юк бит, сүз башламый. Шулай итеп мин – өченче, ул дүртенче курска җиттек. Менә берзаман ул мине озата кайтырга булды. Шунда кистереп әйтте: «Миңа бүлмә бирәләр, сиңа өйләнергә телим». Җавабым: «Мин бит җырчы булырга җыенам, Рөстәм, җырчыга кем өйләнә инде?» Ә ул миңа беренче курста ук җырлавымны тыңлап торып гашыйк булган икән. Бик ярата хәзер дә җырлаганымны тыңларга, иҗатымны хөрмәт итә. Шунда әйтеп салды: «Син җырчы булмый гына кара, юкса минем сиңа өйләнәсем юк».
Гаилә ул – бик зур стимул. Әлбәттә, сине анда аңлап, хөрмәт итеп, үсәргә ярдәм итеп яшәсәләр. Үзен иҗатка багышлаган хатын‑кыз өчен бигрәк тә кирәк бу. Без бит, ничек кенә көчле, булдыклы булсак та, яклауга, таянуга мохтаҗ. Гаиләм булмаса, тормышымның мәгънәсе нәрсәдә булыр иде икән. Рөстәм минем өчен – бик зур таяныч. Каенанам да миңа: «Ял ит, арыгансыңдыр», – дип кенә тора иде. Юкса мин консерваторияне дә тәмамлап, аспирантурада да укып, ике баланы ничек үстергән булыр идек.
Ярату ул – ихтирам. Бер‑берең белән тормыш авырлыкларын да, шатлыкларын да күтәрергә, кичәргә әзер булу. Ярату ул – сүз сөйләү түгел, ул – гамәл. Рөстәм белән гашыйклык турында әллә ни сөйләшмәдек тә кебек, ничектер бик сөйләнми иде ул чакларда. Хәзер генә мәхәббәт турында артык күп сөйләшә башладылар.
Безнең гаиләдә беркайчан да «татар-керәшен» темасы кузгатылмады. Икебез тарафыннан гына түгел, ә әти-әниләр, каенана-каената тарафыннан да. Бу аларның культурасына бәйле булгандыр, мөгаен. Киресенчә, керәшен җырларын, мирасын халыкка чыгарырга мөмкинлек ачылгач, Рөстәм миңа костюмнар әзерләп, бизәнү әйберләре ясап бирде, китаплардан карап, архивлардан эзләп өйрәнде. Геннадий Макаров һәм студентларым белән бергә оештырган «Сәлам» ансамбле өчен дә тамакса, беләзекләр, хәситәләр, баш киемнәре хәстәрләп бирде.
Керәшен икәнлегемне Казанга килгәч кенә белдем. Безнең заманда бу мәсьәләне артык күтәрми дә иделәр бит. Ә инде соңрак, 90нчы елларда, ул шактый кискенләште. Әмма безгә үзебезнең сакланып калган йолаларыбызны күрсәтергә, ачылмаган мирасыбызны барларга мөмкинлек тә нәкъ шул елларда бирелде. Әтием белән әнием коммунистлар иде, партия кешеләре. Безнең өйдә беркайчан да тәреләр тормады. Әмма өйдә иман бар иде. Мин дә балаларыма, хәзер инде оныкларыма әнә шул иманны сеңдерергә омтылам.
Ул булмаса, мин үземә бу кадәр ышанмас идем. Рөстәмнең, ә хәзер менә балаларымның да ышанычы, таяныч булуы илһамландыра мине. Улым Илдар белән, менә, юбилей концертына клиплар әзерлибез, ул минем – уң кулым. Кызым миңа багышлап җыр язган… үзе хәзер бәбиләр белән утыра, әмма күңелендә иҗат орлыклары бар аның… Иҗатым белән гаиләм бербөтен булып үрелеп бара, шөкер.
Мин эшенә үлеп гашыйк кеше. Көнемне, төнемне онытып эшләргә дә мөмкинмен. Норма, график кебек төшенчәләр – безнең эштә бик юк та бит инде алар. Кайчан башыңда иҗади процесс туктый – син аны үзең дә белмисең. Һәм, гомумән, туктый аламы ул?! Юктыр… 24 сәгать буена нидер туып тора башта…
Профессияңне яратмасаң, нинди генә уңышка ирешмә, барыбер эшеңнән ләззәт алмыйсың. Мин бу өлкәдә бик бәхетле кеше. Җырларга да яратам, укытырга да. Шулкадәр теләп, йотлыгып укыдым училищеда да, консерваториядә дә, аспирантурада да. Һәр эшемне яратып башкарам. Юкса гомер буена бер урында эшләмәс идем.
Ирем Деринг оркестрында эшли иде. Ниндидер чыгышым вакытында Деринг мине күреп алган да сораштырган Рөстәмнән. «Бу синең хатыныңмы? Килсен әле миңа…» – дигән. Шулай итеп, мин кайчандыр Лундстрем җитәкләгән легендар оркестрга барып эләктем. Хәзер менә филармониянең джаз-оркестрын җитәклим. Бу – зур җаваплылык та, хезмәт тә, бәхет тә.
Джаз минем тормышымда зур роль уйнады. Бу жанр өчен тавышның да үзенчәлекле көйләнешле булуы зарур, башкару стилистикасының да үзенә бер төрле булуы кирәк, хәрәкәтләр, сәхнә пластикасы да үзгә джазда. Узган сезонда зурдан кубып Зур джаз концерты әзерләгәндә, моңарчы булган бөтен багажымны эшкә җиктем. Джаз минем рухыма туры килә. Мин бу жанрда элегрәк тә җырлый идем, хәзер исә үзем җырлар иҗат итәм.
Халык сәхнәдәге ясалмалыктан гарык булды инде. Мин эстраданы гына әйтмим, ул – аерым тема. Ә классика белән джаз – ул тере башкару һәм тере энергетика. Башкару техникасы ягыннан зур әзерлек таләп итәләр алар. Шуңа да бу сәнгатьтән чын ләззәт аласың.
Безгә, татарга, джаз хас түгел, дибез, ә нәрсә, опера хас булганмы? Романслар? Рөстәм Яхинның искиткеч матур, моңлы, аһәңле романслары бар. Мин аларны шулкадәр яратып башкарам. Без яшьрәк чакта Мөнирә Хәбибуллина исемле ханым музыкаль тапшырулар бүлеген җитәкли иде «Татарстан» радиосында. Ул безгә, җырчыларга, шалтырата да, әйтә: «Менә, Рөстәм Яхинның бер дә җырланмаган шундый әсәре бар…», «Фасил Әхмәтов яңа җыр китерде…» Без ноталарны алабыз, өйрәнәбез дә, килеп, язылып китәбез. Шуннан ул әсәрләрне радио аша тапшыралар. Юбилей концертымда да башкарырга җыенам ул романсларны.
Без үзебез татарга яраклаштырмасак, ул яраклашмаячак. Бу сәнгатьнең барлык төрләренә дә карый. Әгәр алар югары сәнгать тудырырга мөмкинлек бирә икән, нишләп кулланмаска ди?! Бу безне баета гына бит. Үзеңнеке янына тагын бер матур бизәк килеп өстәлә. Кешенең күңел дөньясы баерак булган саен матур…
Үз эшеңне җиренә җиткереп башкара белсәң генә, син – чын профессионал. Шуңа бүгенге күпчелек җырчыларның урыны сәхнәдә түгел, дип исәплим. Яшьлек белән аңлап җиткермәскә, кыланырга, чытлыкланырга була. Әмма синең академик белемең, осталыгың, тәҗрибәң, талантың бар икән, син инде, беренче чиратта, үзеңне хөрмәт итәргә тиешсең. Ә үзеңә кадәр тамашачыны да хөрмәт итсәң – икеләтә әйбәт.
Безнең оркестр дөньякүләм танылган джазменнар белән эшли. Анатолий Кролл, Игорь Бутман… Ә бит джаз-оркестр – гомумән сирәк күренеш. Аларны Россия буенча да бармак белән генә санарлык. Һәм әлеге джазменнар филармония оркестры коллективын ярата, югары бәяли. Без хәзер тыгыз гастроль графигы белән яшибез. Бик күп мөмкинлекләр булдырылды оркестр өчен. Ә мөмкинлекләр булган җирдә иҗат кайный.
БЕЛЕШМӘ
Лидия Алексей кызы Әхмәтова – ТРның һәм РФнең атказанган артисты, ТРның халык артисты. 1962 елның 17 октябрендә Кайбыч районы Соравыл авылында туа. Казан музыка училищесын, Казан дәүләт консерваториясен, консерватория каршында аспирантураны, Россиянең Гнесиннар исемендәге Музыка академиясен тәмамлый. Педагогика фәннәре кандидаты, профессор. КФУның Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе мөгаллиме. Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең джаз-оркестрының сәнгать җитәкчесе.
Фотограф: Лидия Әхмәтова архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев